Ветеран спортчылар Европа чемпионатында 8 алтын медаль яулады
Яңалыклар тасмасы

Ветеран спортчылар Европа чемпионатында 8 алтын медаль яулады

Әлеге чара Сочида узды.

Сочида узган ачык Европа чемпионатында Россиянең 20 төбәгеннән 400 спортчы катнашты. Әлеге мәртәбәле чарада Чаллы данын физик мөмкинлекләре чикле ветеран спортчылар яклады. 
Алар ярышлар барышында үзләренең ныклы әзерлеген күрсәтеп, төрле авырлык категорияләрендә алтын медальгә лаек булдылар.
Августа Беляева, Николай Бердников һәм Рафик Ибраһимов – икешәр, ә Гөлназ Гыйльметдинова белән Ришат Фәзуллин шәһәргә берәр алтын медаль алып кайттылар.
Фото шәһәр хакимиятеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


инвалид спортчылар Европа чемпионаты Гөлназ Гыйльметдинова

Нет комментариев