Ветеранга  - Президенттан бүләк
Яңалыклар тасмасы

Ветеранга - Президенттан бүләк

Аның чираттагы күркәм юбилее

Чаллыда яшәүче Бөек Ватан Сугышы ветераны Әския Сәхәпованы 95 яшьлек юбилее белән котларга Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр Советы депутаты, «Далини» компаниясе җитәкчесе Руслан Нигъмәтуллин, идарә итү компаниясе вәкилләре килгән иде.

Кунаклар ветеранга РФ Президенты В.Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Изге теләкләрен җиткерделәр.
Әския Сәхәбетдиновна Мөслим районы Баланлы авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшләгән. 

1946 елда Чаллыга күчеп килә, шәһәр азык-төлек комбинатында, аннары Тукай кошчылык фабрикасында эшли.  Фидакарь хезмәте өчен бик күп медальләр белән бүләкләнгән. 

Аның 4 баласы, 4 оныгы, 5 оныкчыгы бар. 
.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


9 май полк ветераннар Бәйрәмнәр

Нет комментариев