Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Видеограф Илнур Абдуллин: «Эшемә кире кайтмас өчен бөтен аппаратурамны саттым»

Татар эстрадасы йолдызлары һәм зур компанияләргә клиплар ясаучы Чаллы егете белән әңгәмә.

Илнур Абдуллинга 37 яшь. Аның турында «Чаллының иң шәп видеографы» диләр. Бүгенге көндә ул шәһәребездәге иң эре компанияләр турында роликлар, татар эстрадасы йолдызлары Илмира Нәгыймова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова белән Винарис Илъегет кебек артистларга клиплар төшерә һәм монтажлый. Илнурның сәяхәтләргә багышланган шәхси блогын 5 меңнән артык кеше карап бара. Редакциябездә аның үзе һәм уңышка ирешү сере турында әңгәмә кордык. 

– Илнур, син кайсы яктан, кайда белем алдың?
– Мин Брежнев (Яр Чаллы – 1982-1988 елларда. Авт.) шәһәрендә тудым. 49нчы мәктәпне, аннары юридик колледжны тәмамладым. Ул вакытта үземне текә адвокат булам дип күз алдына китерә идем (көлә). Шуңа күрә икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга кергәндә дә юридик факультетны сайладым. Бер елдан, бераз акча юнәтим дип, КАМАЗга слесарь булып урнаштым. Аннары дәресләргә вакыт калмый башлады, укуны вакытлыча туктатып торырга булдым. 
– Болар барысы да иҗаттан ерак шикелле?
– Әйе, видео төшерүгә мин урау юллар аша килдем. ЗМАда да эшләдем – анда Корея машиналарын җыя идек. Ике иптәшем белән директорга кереп: «Кызык түгел, үсәсебез килә», – дидек. Безне VRT-техник итеп билгеләделәр. Җитештерү процессын тоткарлаучы, катлауландыручы процессларны табып, үзгәртергә тиеш идек. Шул чорда мин аналитик сыйфатларымны «ачтым». Бераздан тагын да катлаулырак мәсьәләләрне ышанып тапшыра башладылар. Артык хәрәкәтләр санын киметү хисабына җитештерү темпын тизләтүгә ирештек. Биш ел эчендә гади эшчедән гарантия бүлегенең әйдәп баручы инженерына күтәрелдем. Шул елларда туйлар да төшерә башладым. Беренчесен – 2010 елда. Бик җаваплы эш булса да курыкмадым, чөнки бик яратып башкара идем. Сигез елымны шушы юнәлешкә багышладым. Тегендә дә, монда да өлгерми башлагач, заводта бер айга ял алдым да гел видео гына төшердем, монтаж ясадым – җәй иде, бер-бер артлы туйлар... Иркенләп эшләүдән тәм таптым, вакытым күп булуына шаккаттым. Һәм заводтан киттем. Инде җиде ел мин үземә үзем хуҗа. 


– Тамашачы йотлыгып карый торган видеоны төшерү өчен нинди җиһазлар кирәк?
– Хәтерлим, эшли башлаганда кечкенә генә аппарат белән йөрим, ә күптән туйлар төшерүче абзыйларның җилкәсендә зур-зур камералар. ЗАГСта миңа бармак белән төртеп күрсәтәләр, көләләр иде – янәсе, өйрәнчек. Ә миңа нәрсәдәндер башларга кирәк бит. Башкалардан калышмас өчен зур камерага акча җыя башладым. Тик, сораша торгач, Мәскәүдә инде ике ел көзгеле камералар белән эшләүләрен белдем. Размерлары да зур түгел, видео сыйфаты да күпкә яхшырак. Өстәвенә, очсызрак та! Әйтик, зур камера 120 мең сум тора иде, ә мин туй өчен кирәкле тулы комплектны 80 меңгә алдым. Техниканы ике ел саен алыштырып тордым. Ә сәяхәтләрне гади телефонга да төшергәнем булды.
– Клиплар төшерүгә ничек алындың?
– Тоттым да ВКонтактеда бөтен артистларга яздым: «Мин Илнур Абдуллин, туйлар төшерәм, тик клиплар да төшерәсем килә», – дип. Бик күпләргә җибәрдем бу хатны. Яздым да оныттым. Бервакыт миңа шалтыраталар: «Илдар Хәкимов бу. Казанга клип төшерергә чакырабыз Сезне», – ди. Шулай итеп беренче клибымны Гүзәл Уразовага төшердем. Аннары Илдар Хәкимовның әтисе турында ролик төшердек. Ул монтаж белән мавыга икән, клипларны да үзе җыйды. Аннары Ләйсән Мәхмүтова, Винарис Илъегет һәм башкалар белән эшләдек. Күптән түгел Илмира Нәгыймова мөрәҗәгать итте. Сценарийны, андагы идеяләрне, гадәттә, артист белән бергәләп уйлап табабыз.

 
– Ни өчен туйлар төшерүдән туктадың? Бу карар авыр бирелдеме?
– Бервакыт кызыгын тапмый башладым. Күңел биреп эшләмәсәң, ул роликта да сизелә, ә мин алай булдыра алмыйм. Һәр өлкәдә дә җиде-сигез елдан «выгорание», эштән күңел кайту була, диләр. «Ник китәсең, монда бит яхшы акча эшләргә була?!» – диючеләр дә булды. Ә миңа акча гына түгел, эшемнән ләззәт алу кирәк. Кирегә юл калмасын өчен бөтен җиһазларымны саттым. Бер ара авыр булып алды – яшәргә акчам юк, заказлар килә, тик мин алынмыйм. Үз дигәнемдә тордым. Хәзер мин эре компанияләр өчен фильмнар, HR-ролик (эшкә чакыру ролигы) дип аталган кыска видеолар, артистларга клиплар төшерәм. Бүгенге көндә мондый форматка ихтыяҗ зур.
– Сиңа нәрсә ярдәм итте?
– Бик күп китаплар укыдым, эзотериканы өйрәндем. Иң мөһиме – нишлисем килгәнне аңларга, үземне тыңларга өйрәндем. Кешеләр нәрсәдер ошамаса, ярар инде дип, моңа әһәмият бирми. Юкка! Ошамаса үзгәртергә кирәк! Үзең теләгәнчә яшәргә, ошаган эшне башкарырга. Бик нык теләсәң, хыялларың тормышка аша дигән нәтиҗәгә килдем. Хәтерлим, балачакта шундый нык телефон аласым килде, ә әти-әнинең акчасы юк. Төзелештә эшләп үзем алдым. Шул вакытта ук акча эшләү теләге уянгандыр. Соңрак Эльбрус тавына менүем дә хәлиткеч вакыйга булды. Сәяхәтебезне, видеоларымны социаль челтәрләр, телевидение аша шәһәрдәшләребез, шул исәптән Чаллының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова да күзәтеп барган. Таныштык, хәзергәчә хезмәттәшлек итәбез – Чаллы өчен күп материаллар төшерәм. Көн саен төрле урында, төрле кешеләр... Миңа бу бик ошый, мин ләззәт алам. Күптән түгел синхрон йөзү белән шөгыльләнүче спортчыларны төшердем. Чыгышлары шулкадәр тәэсирле – тәнем чымырдап китте. Эшем бигрәк шәп инде – кабатланмас күренешләрне иң уңайлы урыннан карыйм дип уйладым. 


– Ролик уңышлы булсын өчен нәрсәне истә тотарга кирәк?
– Кешеләрнең кызык булмаган видеога вакытларын сарыф итәселәре килми, шуңа заманча ролик кыска, тиз ритмлы, беренче кадрыннан эләктереп ала торган булырга тиеш. Аннары роликның уңышлы булу-булмавы 70 процент музыкадан тора. Шөкер, мин туры килгәнен сайлый беләм.
– Белүемчә, исемен атарга ярамаган социаль челтәрдә сәяхәтләрең турында блогыңнны 5 меңнән артык кеше карап бара.
 – Әйе, бу минем хобби. Бүген мин 15 илдә булып кайттым. Һәркайсында «Орел и решка» тапшыруы форматында видео төшердем. Хәзер сәяхәткә вакытым азрак, күбрәк гаиләм, тормыш иптәшем Кристина белән булырга тырышам.


– Син анда үзең алып баручы да. Публика белән эшләргә яратасыңмы? 
– Балачакта бик тыйнак идем, бер мәктәп фотосында да елмаймыйм, аралашырга да яратмадым. Мине, мөгаен, туйларда эшләвем «ачкандыр». Ә дустым дистәләгән кеше алдында нәрсәдер сөйләргә кирәк бит дип бу эштән, гомумән, баш тартты. Блог алып барганда да шомардым. Хәтерлим, Римма Мөхәммәтҗанова Эльбруска менгән команданы чыгыш ясарга чакырды. Артур Королев соңгы моментта килә алмавын әйткәч, миңа сөйләргә туры килде. Тора-бара тәменә кереп киттем. Аннары Артурга шалтыратып килмәгәне өчен рәхмәт әйттем. Чөнки мин кеше алдында чыгыш ясаудан куркуымны җиңдем. 

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев