Винарис белән Равил көрәште. Кайсы җиңде?
Равил Галиев Винарис чак кына кагылуга тәгәрәп-мәтәлеп үк китте.
Бу юлы «Пятачок»ны анонслау уен-көлке – интрига белән барды. Чарага чакырулы ТРның халык артисты Равил Галиев «Пятачок»ка чакырып яздырган видеосында: «Казан кунагы Винарис Ильегет белән көрәшәчәкмен. Дөрес, ул 150 кило, мин 60!.. » – дип ычкындырды. Әлеге видео социаль челтәрләрдә чыгып өлгермәде, ТРның атказанган артисты Винарис Ильегеттән җавап килеп төште. Ул да каршы түгел икән! Көрәшергә икән көрәшергә! Интернетта бәхәс купты, кем кемне җиңәр? Күпләр Равилгә кире уйларга тәкьдим итте, Винарис чынлап та гәүдәле бит, ул-бу булмагае!
Тамашачыларның яраткан җырчылары «Пятачок»ка килгәч бик жылы күрештеләр. Сүз уңаеннан әйтим әле, Казан кунагы ике сәгать алдан килеп җитте. Күренеп тора бик эстет икәне – әллә ничә алмаш костюм алган. Аларны бик пөхтә урнаштырды. Җырлаячак җырларын да ипләп кенә кабатлап куйды. Юлда килгәндә ресторанга кердем, алай еш ашамыйм дип, өчпочмак белән чәй эчүдән баш тартты.
Ике йолдызның сәхнәгә чыгуын халык дәррәү кул чабып каршы алды. Алдан әйтелгәнчә, көрәшеп тә алдылар. Шаярып. Әле күптән түгел генә Чаллы театрында уңышлы роль башкарган Равил Галиев Винарис чак кына кагылуга тәгәрәп-мәтәлеп үк китте.
Инде торып Винариска талпынган иде, тегесе күтәреп үк алды. Соңыннан Казан кунагы коллегасын зурлап болай диде: «Равил абыйны җиңеп булмый инде, ул бит халык артисты!» Зур итагатьлелек, хөрмәт белән әйтелгән шул сүзләрдән соң Винарисны мәйдан тагын да алкышларга күмде. Белгәнебезчә, ул тамашачыларны «яндыра» белә. Җырлары да шундый, «Пятачок»ка килгән һәркем дәртләнеп биерлек.
Бу юлы егетләр тотты «Пятачок»ны. Болар «Шәһри Чаллыдан – «Пятачок» проектын хуплаучы, безгә эчкерсез ярдәм итүче талантлы шәһәрдәшләребез!
Нияз Хәмәтшин үзе язган яңа җырларын – «Сирень чәчәге» һәм «Ышандым»ны башкарды.
Гадәттәгечә, һәр җырчы мәйданнан үзенең күзе төшкән биючесен чакырып биетте. Йолдызлар белән сәхнәдә әйләнү өчен осталарның остасы булырга кирәк шул.
Алмаз Ишморатов шулай ук затлы тавышлы җырчыбыз. Артык күзгә дә бәрелмәс, тыйнак, үз дәрәҗәсен белә. Аның беренче һәм икенче җырлары астында бер парның уртада таякка таянып биегән видеосы тиз арада интернетка таралды.
Тагын кайда шундый мөмкинлек, тагын кайда шундый гади, берәүне берәү гаеп итми торган рәхәт бию мәйданы?!
Бу юлы «Пятачок»ны җырчы Сәрия Нәбиуллина белән Артур Салихов алып барды. Беренче тапкыр бергә эшләсәләр дә, яхшы тандем килеп чыкты. Жырлап та күрсәттеләр, сөйләп тә. Сәрия ханым анекдотлар белән көлдерде.
Артур үзе кебек заманча кыяфәтле биючеләрне сәхнәгә чакырып биетте. Бу «Пятачок»та зур ачыш Шәргыя Фәтхиева булгандыр. Равил Галиев сайлап чакырган бу ханым «Шәһри Чаллыдан – «Пятачок»!» проектының фанаты. Дүрт ел дигәндә аңа бәхет елмайды. Сәхнәдән ул чабата биюен башкарды. Без төшергән бу видеоны бүгенгә 20 меңнән артык кеше карады, әле һаман туктамыйлар.
Оста биючеләргә «Золотой кристалл» ювелир кибетеннән көмеш подвескалар тапшырдык.
Быел республикада «Татарстанда жәй» проекты игълан ителде. Аның кысаларында шәһәр, район, авылларда ял итү урыннарында мәдәни һәм спорт чаралары уздырылачак. Бу урында мактанып та аласы килә. Меңнәрчә халык жыела торган «Пятачок»ны инде дүртенче сезон уздырабыз. Белгәнебезчә, шәһәр җитәкчеләре республика дәрәҗәсендә аны тәкьдир итте. Чаллыда яңартылган мәдәни традиция күпләрне кызыктыра. Узган ел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Пятачок»ны күреп, үзенең социаль челтәрләрендә язып та чыккан иде. Эшләр болайга киткәч, бәлки кичәләребезне оештырырга да булышырлар. Әлегә без аны «Татмедиа» АҖ җитәкчеләренә һәм тугры дусларыбызга таянып үзебез генә башкарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев