Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Виталий Агапов украиннарга концерт күрсәтәчәк

Татарстанның халык артисты, ТР халыклары ассамблеясының Чаллы бүлеге җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Виталий Агапов үзенең иҗаты белән тамашачыларны сөендерү белән беррәттән хәйриячелеккә дә игътибар бирә.

Кабыргаларын сындырып, хастаханәдә ятып чыкканнан соң, тернәкләнеп кабат сәхнәгә чыгарга җыена ул. Виталий Васильевич журналист Зөлфия Галимгә:  

– Бүген Түбән Камага барып, физик  мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм йөзеннән уздырылачак хәйрия концертында улларым Виктор һәм Владик белән  бергә чыгыш ясыйбыз. 

Киләсе атнада «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы иҗат коллективлары белән бергә Мариупольдән күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә җыр-моңарыбызны бүләк итәргә җыенабыз.  Ул концерт «Жемчужина» санаториенда булачак. Туган җирләрендә тапкан мал-мөлкәтләрен калдырып киткән кешеләр белән шәхсән сөйләшергә дә уйлыйм. Хәер, алар белән болай да элемтәдә торам. Әкрен генә урнашалар, яңа тормышка ияләнеп киләләр. Без бәлага тарыган кешеләргә кулыбыздан килгәнче төрле яклап ярдәм итәргә тиеш. Алар бу хәлгә төшүләрендә  гаепле түгел бит. Аллаһ Тәгалә беркемгә дә алар көненә калырга язмасын, – диде. 

Сүз уңаеннан, Чаллының иҗат коллективлары, артистлар да Мариупольдән кайтучыларга ярдәм оештыра. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы