Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Алекно «Зенит-Казан» баш тренеры Сезон тәмамлангач вазифасыннан китә

54 яшьлек белгеч Казан клубын тугыз тапкыр ил беренчелегендә чемпионлыкка китерде һәм команда белән Чемпионнар лигасында биш тапкыр отты.

«Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры Владимир Алекно быелгы сезон тәмамланганнан соң үз вазифасыннан китәчәк. 

«Алекно «Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры вазифасыннан үз теләге белән китә. Ул бу хакта клубка хәбәр итте», — дип китерә РИА Новости Казан клубы вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин сүзләрен.

Алекно 2008 елдан бирле «Зенит»та күнекмәләр үткәрде. 54 яшьлек белгеч Казан клубын тугыз тапкыр ил беренчелегендә чемпионлыкка китерде һәм команда белән Чемпионнар лигасында биш тапкыр отты.

2012 елда аның җитәкчелегендә Россия җыелма командасы Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы булды. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев