Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

29 февральдә Владимир Путин игълан итәчәк Юллама хәзерге Россия тарихында 29нчы булачак.

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Бу алдагы алты елга бурычлар кую булачак”, – диде ил башлыгы Стратегик башлангычлар агентлыгы форумының пленар утырышында.

Чарага Федерация Советы, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, төбәкләрнең законнар чыгару җыелышлары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы. Моннан тыш махсус хәрби операциядә җәлеп ителүчеләрнең дә катнашуы күздә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллама