Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин мобилизация хакында мөһим хәбәр җиткерде

Россия Президенты чәршәмбе көнне Кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин хәзерге вакытта өстәмә мобилизациянең кирәк булмавын әйтте. ТАСС шул турыда яза.

«Ниндидер өстәмә мобилизация чаралары турында сөйләшүнең мәгънәсе юк, дәүләт һәм оборона министрлыгы өчен бүгенге көндә ул [өстәмә мобилизация] кирәк түгел», – диде ил башлыгы чәршәмбе көнне Кеше хокуклары буенча совет утырышында.

Путин билгеләп үткәнчә, 300 мең мобилизацияләнгәннәрнең 150 меңе хәтта хәзер дә әле һаман да оборона министрлыгы полигоннарында яки уку үзәкләрендә тора, ягъни бу хәрби резерв. Армиягә алынганнарның икенче яртысы — тагын 150 мең операция уздыру зонасында, группировкада тора.

«Аларның яртысы гына — 77 мең турыдан-туры хәрби бүлекчәләрдә», — дип ачыклык кертте Путин. Калганнары территориаль оборона гаскәрләре функцияләрен үти яки СВО зонасында өстәмә әзерлек уза.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт