Владимир Путин Украина ягы турында: «Алар низагны тыныч кына тәмамлаудан баш тарта»
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Украина ягы турында: «Алар низагны тыныч кына тәмамлаудан баш тарта»

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры эфирда әйтте.

«Хәзер алар низагны тыныч кына тәмамлаудан баш тарта. Ләкин без, шул исәптән, Киев режимы ягыннан да, ниндидер диалог алып барырга әзер булулары турында кайбер сигналларны күрәбез һәм беләбез», – диде РФ Президенты Владимир Путин. 

Ул Россиянең бу низагны тыныч юл белән тәмамларга әзер булуын һәм моңа теләге барлыгын да әйтте. 

«Минем тарафтан узган елның июнендә РФ Тышкы эшләр министрлыгында әйтелгән принциплар нигезендә һәм шушы кризиска китергән сәбәпләрне юкка чыгару өчен дә», – дип тәгаенләде ул.

РФ Президенты низагның 2014 елда Украинадагы дәүләт борылышы һәм барлык проблемаларны «Минск килешүләре» нигезендә хәл итүгә кагылышлы алдаудан башланганын искәртте.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


владимир путин СВО Украина белән конфликт

Нет комментариев