Ул туры эфирда уза.
19 декабрьдә, Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда елга йомгак ясый. Очрашу берләштерелгән форматта узачак: сорауларны матбугат чаралары вәкилләре дә, гражданнар да бирә алачак.
«Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы көндезге 12 сәгатьтә башлана. Узган елда аралашу 4 сәгать 27 минут барды. Президент 76 сорауга җавап бирде.
Трансляцияне «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге проектның рәсми битләрендә, шулай ук «Беренче канал», «Россия 1» һәм «Россия 24» федераль телеканаллар эфирыннан карап була.
Президентка сорау һәм мөрәҗәгатьләр moskva-putinu.ru рәсми сайты аша, телефон аша, шулай ук СМС, ММС һәм социаль челтәрләр ярдәмендә кабул ителә. Быел беренче тапкыр Путин белән элемтә өчен MAX мессенджеры да кулланыла.
Нет комментариев