Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Казанда eCOMMunity селлерлар ассоциациясенең беренче россиякүләм слеты үтә

27-28 май көннәрендә үтүче чарада 300 гә якын селлер катнашачак.

Казанда eCOMMunity селлерлар ассоциациясе, Россиянең аналитиклар сервисын уйлап чыгарган MarketGuru компаниясе белән берлектә, маркетплейсларның селлерлар ассоциациясе ачылуга багышланган россиякүләм слет үткәрә.  27-28 май көннәрендә үтүче чарада 300 гә якын селлер катнашачак.

Үткәрү форматы: Чара кысаларында 27 майда (җомга) eCOMMunity маркетплейсларның селлерлар ассоциациясен тәкъдир итү, ассоциация әгъзаларына беренче сертификатлар тапшыру, маркетплейслар аша сәүдә итүче танылган спикерлар чыгышы, бизнеска кагылышлы проблемаларны хәл итү буенча киңәшләр бирүне күздә тоткан 4 сәгатьлек мастермайнд-сессия кебек чаралар үтәчәк.

Аудитория: Слетта маркетплейсларда сәүдә итеп, товар әйләнеше 4 миллион сумнан арткан 300гә якын тәҗрибәле селлер, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростав-на-Дону, Владимир, Таганрог һ.б. шәһәрләрдә «Ozon», «Wildberries» һәм «KazanExpress» кебек маркетплейсларда сәүдә аналитикасы алып барган 30 эксперт, аена 30 миллион товар әйләнеше булган селлерлар, товар брендларына нигез салучылар һәм интернет-маркетологлар катнашачак.

Спикерлар: 
1. Алексей Минаев – «Ozon» компаниясенең идарәче директоры урынбасары. 
Тема: Сатуны арттыру өчен маркетплейсның 5 мөмкинлеге.

2. Даниил Грунин - «SL-1» компанияләре группасы генераль директоры. 
Тема: Товарны «Wildberries»ка кертү. Нәтиҗәле алымнар.

3. Максим Попов - ГК «Амида Трейд» генераль директоры, «Wildberries», «Ozon» һәм «AlliExpress» селлеры. Товар әйләнеше аена 40 миллион сумны тәшкил итә.  
Тема: Компания төзү. Үзенчәлекләре. 

4. Омюр Сюренкок - U. S. Polo Underwear бренды ияләренең берсе.  Товар әйләнеше елына 6,5 млн $ ны тәшкил итә.
Тема: Төркиядән товар кертүчеләр белән берләшү.

5. Владимир Воробьёв - «Тинькофф Инвестиции», «Мой брокер» проектларына нигез салучыларның берсе.
Тема: Кытайдан – үзенчәлекле товарлар.

Вакыйга турында тулы мәгълүмат: https://events.marketguru.io/vserossijskij-slet-sellerov-v-kazani#tarif

9 апрельдә Мәскәүдә үткән слет видеосы: https://www.youtube.com/watch?v=Z7IUnTdH_jI

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек