WhatsAppны тыймакчы булалар?
Яңалыклар тасмасы

WhatsAppны тыймакчы булалар?

Мәгариф учреждениеләренә “Моя школа” федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан (ФГИС) файдаланырга киңәш итәләр.

Шушы көннәрдә кайбер интернет басмалар “РФ мәгариф министрлыгы Россия укытучыларына WhatsAppтан файдалануны тыя” дигән хәбәр таратты. Ведомство исә бу мәгълүматны кире кага.  

Министрлык чит ил мессенджерларын укыту процессында гына чикләргә тәкъдим итә. Мәгариф учреждениеләренә “Моя школа” федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан (ФГИС) файдаланырга киңәш итәләр. “Шәхси максатларда беркемгә дә WhatsAppтан файдалануны тыймыйлар”, - дип белдерделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев