Хәрби лицей укучысына телевизор бүләк итте
Кызның хаты аның күңелен эреткән.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыеп, хатлар да язып җибәрәләр. 5нче сыйныф укучысы Дилә Мөхәммәдиева язган хатны Айдар Хәйдәрович исемле сугышчы алган.
Аңарда җылы хисләр язылган әлеге хат авторын күрү теләге барлыкка килгән. Кыска вакытлы ялга кайткач ул лицейга кунакка килгән. Һәм хат авторына телевизор бүләк иткән.
«Очрашу эчтәлекле һәм файдалы булды. Илебез иминлеген саклаган хәрбиләребезгә рәхмәт. Без аларга мөмкинлегебездән чыгып ярдәм итәчәкбез», – ди лицей директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова.
Фотолар Фирдүсә Әюповадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев