Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга таләпләр үзгәрергә мөмкин

Яңалык киләсе елга гамәлгә керер дип фаразлана.

Россия Оборона министрлыгында, махсус хәрби операциядә туплаган тәҗрибәне дә исәпкә алып, хәрби хезмәткә чакырылучыларның (призывникларның) сәламәтлегенә карата таләпләрне үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Әлеге документны әзерләү турында мәгълүмат федераль порталда урын алган.

Шул ук вакытта, биредә кайсы авыруларның күздә тотылуы анык кына язылмаган. Проектның тулы тексты да  басылып чыкмаган,  әмма ул 2024 елның декабрендә үз көченә керер дип фаразлана.

Саклану ведомствосы хәрби хезмәт вазифасын үтәү сәләтенә сизелерлек йогынты ясамый торган авырулары булган гражданнарга, «махсус хәрби операциядә туплаган тәҗрибәне дә исәпкә алып», медицина тикшерүе үткәрүне оештыру тәртипләрен үзгәртергә тәкъдим итә.

Әлеге яңалык хәрби исәпкә куйганда, хәрби хезмәткә чакырганда, Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә, шулай ук мобилизация һәм хәрби җыеннар вакытында кулланылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция