Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби җыеннар... Кемнәр бара, кемнәр кала?

Мәгълүм булганча, узган атнада Дәүләт башлыгы запаста булган гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды.

Боерык 10 майда гамәлгә керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу җыеннар ел саен үткәрелә. Запастагы хәрбиләр шул рәвешле һөнәри осталыкларын арттыра.

Законда әйтелгәнчә, әлеге чарага армиядә хезмәт иткән һәм хәзер запаста саналган (А, Б һәм В категорияле) кешеләр җәлеп ителергә мөмкин. Шулай ук бу закон хәрби кафедраларны тәмамлаучыларга, альтернатив хезмәт узган гражданнарга, резервистларга, контрактчыларга да кагыла. Җыеннарга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган рядовой һәм сержантлар, кече офицерлар (кече лейтенанттан алып капитанга кадәр) — 50 яшькә кадәр эләгә. 

Алар повестка килгән очракта военкоматка килергә тиеш. Әгәр чакыруны игътибарсыз калдырсаң һәм военкоматка килмәсәң, 500 сумнан 3 меңгә кадәр штраф яный.

Хәрби җыеннардан азат ителүче гражданнар категориясе дә билгеле. Әгәр гражданның Г категориясе булса, ул 6 айга чакырудан вакытлыча азат ителә.
"Д" категориясендә граждан бөтенләй чакырылмый һәм запастан чыгарыла.

Берничә ел элек «годен» дип табылган кешеләр соңрак авырып китәргә мөмкин. Шуңа күрә чакыру алдыннан медицина комиссиясе үтәргә кирәк.

Түбәндә гражданны хәрби җыеннарга чакырудан азат ителәчәк авырулар исемлеге китерелә:

- йогышлы һәм паразитлы авырулар;
- төрле шешләр;
- кан, эндокрин системасы авырулары һәм матдәләр алмашу бозылу;
- психика, нерв системасы авырулары;
- күз һәм аның ярдәмче органнары авырулары, ике колакка да саңгыраулык, саңгырау-телсезлек;
- имгәнү, агулану һәм тышкы факторларның башка йогынтысы;
- йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашкайнату органнары авырулары;
- хроник бөер авыруы;
- тире авырулары.

Хәрби җыеннардан җитәрлек авырлыгы булмаган яки артык авырлыгы булган, шулай ук яссы табанлы яки башка аяк деформацияләре булган гражданнар да вакытлыча азат ителергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби чакырылыш