Хәрбиләргә – тушенка
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә – тушенка

«Үзебез үстергән үрдәк итеннән тушенка әзерләдек» – ди «Тулпар» холдинг компаниясе президенты эшләр буенча идарәчесе Лилия Хөсәенова.

«Тулпар» сәүдә үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга 500дән артык банка тушенка әзерләгән.

«Хәрбиләргә ярдәм итәргә теләдек. Үзебез үстергән үрдәк итеннән тушенка әзерләдек» – ди «Тулпар» холдинг компаниясе президентының эшләр буенча идарәчесе Лилия  Хөсәенова. 
Әлеге сәүдә үзәге шәһәрнең район хакимиятләре белән берлектә даими рәвештә хәрбиләргә гуманитар ярдәм туплауны оештыра. 

Үзәктәге махсус контейнерга теләгән һәркем хәрбиләргә кирәк-яракларын китереп сала ала. Җыелган кием-салым, шәхси гигиена әйберләре, медикаментлар хәрбиләргә һәм ДНР, ЛНР халкына җибәрелә.

Фото: nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев