Хатын-кызлар да корбан чалдыртырга тиешме?
Әллә ире генә чалса да җитәме?
Корбан бәйрәме якынлаша. Быел ул 6 июньгә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 мең сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең тотылмый торган ирекле 53 мең сум акчасы бар икән, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Бу хатын-кызларга да кагыла.
«Әгәр хәләл җефетенең үзенең нисабы бар икән, ягъни бурычлары, хаҗәтләре, ихтыяҗларыннан тыш, 53 мең сум акчасы бар икән, ул да корбан чалдыртырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Корбан чалынган малның беренче каны белән корбан чалучының бөтен гөнаһлары гафу ителер», - дип әйткән. Корбан чалу – ул шәхси җаваплылык», – ди Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев