17 эте хатынны талап үтергән ир-атны хөкем итәләр
Этләр хуҗасына нинди җәза яный?
Узган елның ноябрь аенда Казанның Самосырово бистәсендә ноябрь аенда хатын-кызны этләр талап үтергән иде.
Саксызлык аркасында үлемгә китергән гамәле өчен 77 яшьлек ир-ат хөкем ителә. Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, ир-ат теләсә кайчан һәм теләсә кайда йөри алган этләр асраган. Узган елның ноябрендә этләр база территориясеннән качып, хатын-кызга һөҗүм итә.
Соңрак хатын-кызның умырылган-тешләнгән гәүдәсен Самосырово торак массивы районында табалар.
Мәрхүмә Жанна Хөсәенованың 14 яшьлек кызы һәм ире калды.
Аны талап үтергән этләрне приютка алып киткәннәр.
Җинаять эше Казанның Совет районының судына җибәрелгән.
Этләр хуҗасы Лифшицка ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев