Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азнакайда фаҗига: әни белән кыз бала янып үлде

Янгын чыкканын хәтта авылдашлары сизмәгән. Ут пыскып торган.

Азнакай районының Чалпы авылында фаҗига. 43 яшьлек хатын һәм аның 10 яшьлек кызы янгында үлде. 

Безнең мәгълүматлар буенча, Ландыш белән кызының үлгәнен беренчеләрдән булып күршеләре белә. Алар сыерлары кычкыргач: «Нигә кычкыра икән?» – дип Ландышларга керәләр һәм аларны үле килеш күреп, шок кичерәләр. 

Авылдашлары әйтүенчә, гаилә үрнәк булган. Гаилә башлыгы Себергә барып эшләгән. Алмаз 15 сентябрьдә ялга кайтырга тиеш булган. Хәзер аңа кадерле кешеләрен җирләргә иртәрәк кайтырга туры килгән. 

Туганнары, шәһәрдәшебез Резидә Ганиева әйтүенчә, зур кызлары авыру: ишетми һәм сөйләшми. Ул Бөгелмә интернатында калган.

«Алар авыру балаларын да яхшы карадылар. Аны атна башында интернатка илтеп, ял көннәренә алып кайта иделәр.  Ел саен Мәскәүгә алып барып, тикшерттеләр. Авыл өчен зур кайгы. Алмаз – шул авылдан, Ландыш Мөслим районыннан иде. Ландыш белән кызы иртән йокыдан уянмаганнар. Өйгә кислород кермәгәч, ут чыгып, пыскып торган. Әлегә янгын сәбәпләрен тикшерәләр. Мәрхүмнәрне бүген соңгы юлга озатабыз», – диде ул.

Фотолар РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын фаҗига үлем-китем