Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа бассейнлы булабыз

"Гренада" паркындагы бассейнны 1 сентябрьгә төзеп бетерү күздә тотыла. Хәзер объектта кирпечтән бинаның беренче катындагы эчке диварларын өяләр, дип хәбәр итә шәһәр хакимитенең матбугат үзәге. Көн саен биредә 40лап эшче хезмәт куя. Төзүчеләр бассейнның монолит идәнен һәм административ көнкүреш корпусының икенче кат өстендәге монолит плитәне урнаштырып бетергәннәр инде. Шушы арада...

"Гренада" паркындагы бассейнны 1 сентябрьгә төзеп бетерү күздә тотыла. Хәзер объектта кирпечтән бинаның беренче катындагы эчке диварларын өяләр, дип хәбәр итә шәһәр хакимитенең матбугат үзәге. Көн саен биредә 40лап эшче хезмәт куя. Төзүчеләр бассейнның монолит идәнен һәм административ көнкүреш корпусының икенче кат өстендәге монолит плитәне урнаштырып бетергәннәр инде. Шушы арада беренче каттагы кирпеч бүлемнәр һәм подвалдагы эчке канализация җиһазлары урнаштырылып бетәчәк. Шулай ук өченче катның монолит диварларын төзү, икенче катта бүлмә стеналарын өю, вентиляцияне һәм эчке электр үткәргечләрен монтажлау бара.

Проект буенча бассейн бинасында 50×26×3м лы зур бассейннан тыш килүчеләр һәм биредә эшләүчеләр өчен гардероб, душ булачак. Шулай ук инструкторлар, медицина кабинеты, буфет, хакимият бүлмәләре каралган. Сафка кертелгәннән соң бассейн тәүлегенә 690 кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Хәтерегездә булса, әлеге бассейн спортның су төрләре буенча чемпионат алдыннан Казанда урнаштырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча аны Чаллыга китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев