Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел бәйрәмнәре дә булмаячакмыни инде?

Яше-картының көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре быел оештырылмавы бик ихтимал.

Һәрхәлдә, илебез башкаласы Мәскәүдә Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелмәячәк. Бу хакта кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерде.

"Яңа елга кадәр әле ерак. Әмма коронавирус пандемиясенә бәйле массакүләм чаралар, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәре дә үткәрелмәячәк", - диде ул үзенең Беренче каналга биргән интервьюсында.

Халык күп җыела торган мәдәни күңел ачу чаралары, шул исәптән концертлар да әлегә туктатылып торуы турында Мәскәү хөкүмәтенең сәүдә һәм хезмәтләр департаменты башлыгы Алексей Немерюк та хәбәр иткән иде.

Яңа ел төнендә илебез башкаласында комендант сәгате кертелми, теләгән һәркем урамда, саф һавада йөри һәм фейерверклар ата алачак. Ә менә рестораннар һәм төнге клублар бикле булачак.


Фото: mirkosmosa.ru

 

Автор: Миләүшә Латыйпова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник