Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел чараларын оештыруда ике меңгә якын кеше катнашты

Кышкы бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан Яр Чаллыда тугыз чыршы ачылган, шуларның берсе шәһәренең үзәк мәйданында – Азатлык мәйданында.


31 декабрь көнне 22:00 сәгатьтә мәйданда салют гөрләде. Кичә дискотека белән дәвам итте. Традиция буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путинның Яңа ел мөрәҗәгатьләрен турыдан-туры трансляцияләү оештырылды. Чаллы халкын бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.


28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт учреждениеләре көче белән күңел ачу һәм уен программалары үткәрелде. Яңа ел чараларын оештыруда һәм үткәрүдә барлыгы ике меңнән артык кеше катнашты.
Яңа ел алдыннан 6300 уку алдынгылары, җәмәгать оешмалары активистлары өчен мэрның традицион Яңа ел чыршылары оештырылды.


25 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси котлавын республика чыршысында катнашучы 300 бала ишетте. Тантаналы чара «Баскет-холл»да узды.  


«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелә торган хәйрия акцияләре матур традициягә әйләнде. Шулай итеп, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары 50 бала хыялларын тормышка ашырдылар. «Нур» яшьләр үзәге декабрь дәвамында хәйрия акциясен үткәрде. Нәтиҗәдә, яңа елны хастаханәләрдә каршылаган 250 бала өчен бүләкләр җыелган.


Шәһәр халкы өчен Ипподромда, Азатлык мәйданында, шәһәр мәйданында, «Медео» шугалагында, Мәләкәс аръягы торак микрорайонында массакүләм шуу шугалаклары оештырылган.
«Яр буе» паркында яктыртылган чаңгы трассасы чаллылар тарафыннан уңай кабул ителде. Трасса янында вакытлыча спорт җиһазларын бирү нокталары эшли.
Моннан тыш, шәһәрдә гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә 15, яшүсмерләр – яшьләр клублары территорияләрендә 14 шугалак эшли.  


«12 гыйнварга кадәр мәктәп укучыларының яллары дәвам итә. Укучылар өчен планлаштырылган барлык чаралар да тулы күләмдә үткәрелә. Каникулларга йомгак алар тәмамланганнан соң ясалачак», - диде Рамил Хәлимов һәм Яңа ел чараларын оештыруда һәм үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм чаралары, 13 гыйнвар, пәнҗешәмбе, шәһәрнең барлык өч районында да иске Яңа елны каршы алу белән төгәлләнәчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы