Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елдан ОСАГО полисын алуда үзгәрешләр

ОСАГО полисларын бирүгә лицензиясе булган барлык иминият компанияләре 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә ОСАГО килешүләрен электрон рәвештә төзергә тиеш. ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр Россия Банкы тарафыннан кертелде. Электрон полисларны ирекле сату 2015 елның 1 июленнән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Бу вакыт аралыгында берничә йөз мең электрон полис сатылган....

ОСАГО полисларын бирүгә лицензиясе булган барлык иминият компанияләре 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә ОСАГО килешүләрен электрон рәвештә төзергә тиеш.
ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр Россия Банкы тарафыннан кертелде. Электрон полисларны ирекле сату 2015 елның 1 июленнән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Бу вакыт аралыгында берничә йөз мең электрон полис сатылган.
Полисны, өйдән чыкмыйча да, иминият компаниясе сайтыннан алырга мөмкин. Иминият оешмасы сайтына Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге сайты аша гына керергә була. Агентлар, арадашчылардан алынган электрон полислар законсыз дип санала. Компаниянең ОСАГО бирүгә лицензиясе барлыгын Россия Банкы рәсми сайтында (www.cbr.ru) яки Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге (РСА) сайтында (www.autoins.ru) карарга мөмкин.
Бердәм мәгълүмат базасына кертелмәгән, ягъни әле генә машина йөртү таныклыгы алучылар да электрон полис рәсмиләштерергә хокуклы.
Электрон полис алу бик гади. Аның өчен паспорт, машина йөртү таныклыгы, ПТС һәм өч елдан артыграк кулланылган автомобильләргә диагностика картасы кирәк.
ОСАГО полисын электрон рәвештә алу өчен иминият компаниясе сайтында теркәлү узарга һәм логин, пароль алырга кирәк. Логин һәм пароль электрон почта, СМС-хәбәр яки офиска мөрәҗәгать иткәндә бирелә. Компаниянең рәсми сайтында теркәлү узгач, электрон формада гариза язу мөһим.
Иминият компаниясе электрон полис өчен түләүне үз рәсми сайтында банк картасы ярдәмендә тормышка ашыру мөмкинлеге булдырырга тиеш. Электрон полис компания сайтына теркәлү узганда күрсәтелгән электрон почтага яки сайттагы «шәхси кабинет»ка җибәрелә. Автомобиль хуҗалары ОСАГО полисын кәгазьгә чыгартып алырга, кирәк вакытта, ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәтергә тиеш.
ОСАГО килешүен электрон рәсмиләштергәндә сораулар туса, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча милли банкы бүлегенә язма мөрәҗәгать юллый аласыз. Адресы: 420013, Казан шәһәре, Бауман урамы, 37. Шулай ук Россия банкы сайтында (www.cbr.ru) электрон форма тутырырга мөмкин.
Мөрәҗәгатькә мобиль җиһаз яки компьютер экраныннан скриншот-фото теркәү мөһим. Фотода иминият компаниясе сайтына мөрәҗәгать итү көне һәм вакыты булу зарур.
http://matbugat.ru/news/?id=17735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X