Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елга шәһәрне ничек бизәячәкләр? (+фотолар)

Чаллы урамнарын Яңа елга бизи башладылар. Шәһәрнең төрле өлешләрендә иллюминацияләр урнаштыралар, Азатлык мәйданында Яңа ел чыршысын урнаштыруга керештеләр.

Шәһәрне бизәү турында архитектура, шәһәр төзелеше һәм торакны үстерү идарәсенең генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы Мәликә Шәмсиева сөйләде.
«Яңа ел – балачак чоры һәм әкиятләр бәйрәме, шуңа күрә без Азатлык мәйданын балалар әкиятләре стилендә – фольклор элементлары белән һәм бал-маскарад темасына багышлап бизәргә булдык. Тынычлык проспекты ягында колоннада урнаштырылган үзенчәлекле фотозона булачак, аның тирәсендә маскарад костюмнарында фигуралар, музыкаль инструментлар, балериналар урнаштырылачак. Шәһәр халкы, Азатлык мәйданы буйлап кайсы әкиятләр тәкъдим ителгәнен искә төшереп йөриячәк», - дип уртаклашты архитектор.
Төп Яңа ел чыршысы җылы төсле иллюминациядә бизәләчәк. Бөтен мәйдан ут белән балкыячак, музыка яңгырыячак.
Бәйрәмнәр вакытында фонтан лилияләр, аккошлар белән әкияти күлгә әвереләчәк. Шунда ук әкият персонажлары – Су анасы һәм Царевна-лягушка сыннары урнаштырылачак.
Чаллылылар яратып өлгергән шугалак та үзгәрәчәк, ул тагын да зуррак булачак һәм ретро-гирляндалар белән бизәләчәк. Кече яшьтәге балалар өчен дә тимераякта шуу өчен шугалак оештырылачак.
«Шугалак ретро стилендә булачак. Шугалак фигуралы шуучылар, тимераяклар, зодиак билгеләре белән бизәләчәк. Шәһәр халкына һәм кунакларга без булдырган атмосфера ошар дип өметләнәм», – дип билгеләп үтте Мәликә Шәмсиева.
Сүз уңаенда, шугалак Замелекесье микрорайонында яшәүче яшьләрне дә сөендерәчәк. Әйтергә кирәк, узган ел шәһәр җитәкчелеге анда чыршы урнаштырган иде. Быел Яңа ел символы шулай ук 39 нчы мәктәп районында да барлыкка киләчәк.
«Узган ел чыршы ачылышында балалар бик күп булды, шуңа күрә халык өчен әһәмиятле урынны шугалак белән тулыландырырга булдык, ул шулай ук гирляндалар, ут композицияләре белән бизәләчәк. Моннан тыш, узган елларда Азатлыкта урнашкан «Яңа ел трамвае» Мәләкәс аръягы комплексына күчәчәк. Бу бик символик күренеш, чөнки быел әлеге микрорайон аша трамвай тармагын төзү анонсланган иде», - диде Мәликә Шәмсиева.
Мәйдан периметры буенча үсә торган агачларны шулай ук яктырту планлаштырыла.
Якынлашып киүче елның символы – юлбарыс, шулай ук Азатлык мәйданында урнашачак.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел