Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа канун милли сәнгатьнең дәрәҗәсен күтәрсен

Татарстан Дәүләт Советының күптән түгел булган сессиясендә республикада театрлар турындагы канун проекты тикшерелде. Моңарчы Россиянең үзендә дә булмаган яңа канун турындагы хәбәрне сәнгать әһелләре төрлечә кабул итте. Бу канун проекты театр коллективларына гына түгел, ә тамашачылар өчен дә яңалыклар алып киләчәк. Аның нигезендә, дәүләт театрларында аттестация, ә кайбер театр сөючеләргә...

Татарстан Дәүләт Советының күптән түгел булган сессиясендә республикада театрлар турындагы канун проекты тикшерелде. Моңарчы Россиянең үзендә дә булмаган яңа канун турындагы хәбәрне сәнгать әһелләре төрлечә кабул итте.

Бу канун проекты театр коллективларына гына түгел, ә тамашачылар өчен дә яңалыклар алып киләчәк. Аның нигезендә, дәүләт театрларында аттестация, ә кайбер театр сөючеләргә хәтта билет алганда ташламалар да каралган. Татар зыялылар әлеге канунны ничек кабул итте.

Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Мондый канун Россиядә әлегә кадәр юк иде. Татарстан беренчелекне күрсәтер дип өметләнәбез, чөнки бездә театрлар шактый күп. 15 дәүләт театры, халык (үзешчән) театрлары эшли. Аларның эшчәнлеге, иҗаты канун нигездә булырга тиеш. Театр һәм театр әһелләре үз бурычларын, хокукларын, алар алдында булган мәсьәләләрне анык белергә тиеш. Нәкъ менә шулар турында канун юк иде. Без төрле оешмалардан уңай фикерләр алдык инде.

Рашат Фәйзерахманов, Чаллы татар дәүләт драма театры директоры:

Бу канун турында сүз күптәннән йөри иде инде. Мәскәү җитәкчеләре тарафыннан ул инде егерме елдан артык эшләнә. Әмма һаман да аның "очына чыгып" җитә алмыйлар. Кирәкме икән ул? Сорау арты сорау туа. Ә без - театр әһелләре күзлегеннән караганда, ул канун бик кирәкле әйбер. Җитәкчеләр өчен кирәкме, чын театр кешеләренә кирәкме? Шәхсән үзем бүгенге көндә театрларда тәртип кертү зарурдыр дип уйлыйм. Драматурглар язган бөтен әсәрләрне дә сәхнәгә куеп булмый. Бу өлкәдә дә эшләү сорала. Ел саен "Татар пьесасы" конкурсы үтә. Безгә пьесалар тәкъдим итәләр, тик һәммәсен да куя торган түгел. Дөресен әйткәндә, канунны театраллар эшләсә, нәтиҗәлерәк булыр иде.
Гөлүсә Җамалиева,Татарстанның халык артисты:
- Хәзер театрлар күп. Канун бөтен театрларга карата да бер төсле була алмый дип уйлыйм. Хөкүмәт сәнгатькә игътибарны арттырсын иде. Сәнгать - милләтнең рухи нигезе. Рухи байлыкка игътибарны арттыру зарур. Канун иҗат, сәнгать кешесен яклауга юнәлдерелсен иде. Аттестация уздырганнан соң, хезмәт хакын да күтәрсеннәр иде.
Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе, канун проектын әзерләү комиссиясе әгъзасы:
- Аттестация мәсьәләсе күптәннән күтәрелгән. Аны Мәскәү күтәрә. Ул бөтен Россия театрларына кагылачак. Миңа калса, бу дөрес юнәлеш. Чөнки күп очракларда дәүләт театрларында артистлар гомер буе штатта тора, ә рольләре юк. Актер хезмәт дисциплинасын бозмагач, аларны эшеннән дә азат итеп булмый. Артистларның бер урында таптанучылары да бар. Алар бернинди форум, мастер-классларда катнашмый. Ә бит андый чаралар Казанда да, Мәскәүдә дә бик күп. Юл чыгымнарын түлиләр, катнашкан өчен акча бирәләр! Күп артистларыбыз исә андый проектларны өнәми: "Без болай да беләбез, безгә кирәкми", - диләр.
Әлбәттә, яңа закон проектында аттестация артистларга гына түгел, ә театрның башка иҗади хезмәткәрләренә дә кагыла. Профессиональ яктан ниндидер нормалар булырга тиеш, ләкин сәнгатьтә төгәл нормалар юк. Монда фикер субъектив күрсәткечләрдән барлыкка килә. Бер графада отзывлар кертелгән. Анда төрле театр белгече яки журналист үз фикерен язарга мөмкин.
Яңа кануннан театрлар отачак кына диләр белгечләребез. Канун театр алдында хөкүмәтнең җаваплылыгын һәм театрның җәмгыять алдында җаваплылыгын билгели. Әйтик, бер театр атнага ике генә спектакль тәкъдим итә, ә тамашачыга күбрәк кирәк, ди. Сәхнәдән торып бозыклыкны күрсәтмәскә, сәнгати җаваплылык булырга тиеш. Әлеге канун театр белән дәүләт, театр белән җәмәгатьчелек арасындагы элемтләләрне дә якынайта.
Әйе, актерлык эшендә дә якланмаган яклар шактый күп, режиссер хезмәтендә дә шулай. Әйтик, режиссер спектакль авторы дип санала. Ләкин аның үзе куйган сәхнә әсәренә, артистның үзе тудырган образга бернинди хокуклары юк.

Айнур Гыйлаев, тамашачы:

Мин татар театрларына йөерергә яратам, даими рәвештә артистлар тормышы белән кызыксынам. Яңа канун буенча тамашачыларга ташламалар карала дип ишеткән идем. Менә монысы безнең өчен бик яхшы булачак. Тетар турындагы канун театр әһелләренең дә, тамашачыларның да хокукларын якласын иде. Иң мөһиме: ул татар милләтенә, милли сәнгатькә зыян китерми, ә аның дәрәҗәсен күтәрә торган хокукый документ булсын!

Зөлфия ФОАТОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев