Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа сезонда театрлар планнары турында фикер алыштылар

Яр Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды. Очрашу татар драма театрында үткәрелде.

Театр учреждениеләренең эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта "Мастеровые" рус драма театры бинасының әзерлеге 40% тәшкил итә. Хәзерге вакытта объектта 2 һәм 3 катлардә кирпеч белән бүлмәләр бүлү, 3 һәм 4 катның тышкы диварларын кирпеч белән салу, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру (электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, вентиляция һ.б.), бизәү эшләре бара.
Хәзерге вакытта рус драма театры репертуарында 26 спектакль бар. Шулай ук «Дуслык күпере», «Россиянең кече шәһәрләре театрлары», «Тантана» театрның фестиваль программасы кысаларында барлык иҗади персоналның квалификациясен күтәрү дә планлаштырылган.  
"Техник белгечләрне укытуның өзлексез процессы алып барыла: яңа спектакльләр өстендә эшләү өчен Мәскәү һәм Петербург театрлары белгечләре чакырыла, алар әзерлек кысаларында безнең хезмәткәрләр өчен укулар үткәрә. Артистлар даими рәвештә вокал һәм хореография буенча репетиторлар белән шөгыльләнә, сөйләм техникасы буенча дәресләр кертү планлаштырыла", – диде Румил Кәрамиев.
Яр Чаллы дәүләт курчак театры быел яңа спектакльләр белән сөендерәчәк. Театр коллективы «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектының «Театр – балаларга» юнәлеше кысаларында Россиянең әйдәп баручы курчак театрлары режиссерлары һәм рәссамнары белән берлектә өч яңа спектакль куярга һәм күрсәтергә планлаштыра. Өч яшьтән алып 10 яшькә кадәрге яшь чаллылылар игътибарына түбәндәге спектакль тәкъдим ителәчәк: танылган инглиз язучысы Льюис Кэрроллның «Алиса в стране чудес» әкияте, Алексей Толстой мотивлары буенча «Золотой ключик» спектакле, татар халык әкияте мотивлары буенча «Зөһрә Йолдыз» спектакле (авторы Г.Нуретдинова). Премьералар ел ахырына планлаштырылган.  
32 нче иҗат сезонын Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры ачты. Бу сезонда яңа бинада ике театр студиясе эшли башлый. Яшьләр студиясе – театрның Чаллы дәүләт педагогика университеты белән уртак проекты, шулай ук балалар студиясе.
"Яңа проектларның берсе – «Синең тавышың – театрда» («Твой голос – в театре»). Һәр ай саен конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәсендә җиңүче сайлап алына, аның тавышы спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны сәламләячәк. 32 иҗади сезонның октябрь тавышы булып сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кыз, «Солнце внутри» фонды вәкиле, "Плюс-минус спектакль" проектында һәм "Предметный разговор" күргәзмәсендә катнашучы Эльза Ярушкина сайланылды", - дип билгеләп үтте Румил Кәрамиев.
Театрның коворкинг-үзәге кысаларында Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе белән берлектә шигъри перформанслар, заманча татар альтернатив музыкасы концертлары, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, шәһәрдә театр сәнгатен җәлеп итү һәм үстерү максаты белән биредә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен уеннар һәм тренинглар элементлары белән даими рәвештә экскурсияләр үткәрелә. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният

2
X