Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа уку елына әзер

1 сентябрьдә Чаллыда 67 меңнән артык бала парта артына утыра. Аның 8,5 меңе - беренчеләр. 24 мәктәптә укыту ике сменада оештырыла.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясендә: Шәһәрнең барлык мәктәпләре дә яңа уку елына әзер”, - дип хәбәр итте.  1 сентябрьдә бәйрәм линейкалары битлек һәм социаль дистанция режимын саклап уздырыла.  Һава торышы матур булса, белем көненә багышланган тантаналар урамда, яңгыр яуса - актлар залында оештырылачак. 
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү - көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә.  Бу максатлар өчен шәһәр казнасыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге финансларга барлык мәктәпләргә хәбәр бирү системалары куелды. Мәктәп территорияләренә чит кешеләр кермәсен өчен коймалар яңартылды. Шулай ук мәктәпләргә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылды. Моннан тыш,  ТР Президенты кушуы буенча хәзер 1нче һәм 2нче категориядәге мәгариф учреждениеләрендә шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре кизү торачак. Иң эре 52нче мәктәп сак хезмәте белән тәэмин ителәчәк”, - диде җитәкче. 
Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, барлык мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген махсус комиссия кабул иткән. Кайбер мәктәпләр һәм балалар бакчалары капиталь төзекләндерелде, 3 яңа бакча һәм ике гимназия файдалануга тапшырылды. 
Быел Чаллыда мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү һәм яңа объектлар төзү өчен 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  Моннан тыш, сентябрьдән күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле укучылар бушлай тукланачак. Моның өчен шәһәр бюджетыннан акча бүленде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф