Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа йортларга карап күңел сөенә

Татарстаныбыз - Россия күләмендә социаль-икътисадый күрсәткечләре иң тотрыклы булган төбәкләрнең берсе. Соңгы елларда гына халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән дистәләгән проектлар тормышка ашты. Шулар арасында озак елларга исәпләнгән Президент программалары аеруча отышлы булды. Иң мөһиме, әлбәттә, яшь гаиләләрне, ятим балаларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән социаль ипотека...

Татарстаныбыз - Россия күләмендә социаль-икътисадый күрсәткечләре иң тотрыклы булган төбәкләрнең берсе. Соңгы елларда гына халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән дистәләгән проектлар тормышка ашты. Шулар арасында озак елларга исәпләнгән Президент программалары аеруча отышлы булды. Иң мөһиме, әлбәттә, яшь гаиләләрне, ятим балаларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән социаль ипотека программасы. Шунысын да онытмаска кирәк: катлаулы кризис шартларында да республика хөкүмәте әлеге проектның яшәешен туктатмады.

Саннарга гына күз салыйк. 2005 елдан 2014 елга кадәр социаль ипотека программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, республикада 5,5 млн кв. метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. 86 меңнән артык гаилә фатирлы булды. Гомумән, торак төзү буенча Идел буе төбәгендә Татарстан дистә еллар дәвамында лидерлыгын саклый. Ел саен 2,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырыла. Катлаулы икътисади шартларга карамастан, быел да әлеге күрсәткеч сакланачак, дип ышандыра республика җитәкчелеге. 2015 ел башыннан гына социаль ипотека нигезендә 1 млн 65 мең кв. метр торак мәйдан, ягъни 46 йорт файдалануга тапшырылды.

Гомумән, халыкның аз керемле өлешенә ярдәм күрсәтү иң мөһим бурычларның берсе итеп куела. Әйтик, 2015 елда 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә 128 млн 121 мең сум күләмендә субсидия билгеләнде. Бүгенге көндә инде 50дән артык сертификат тапшырылды. Шулай ук яшь гаиләләргә фатир алуда ярдәм йөзеннән, Татарстан бюджетыннан 50 млн сум бүленде.

Халыкны торак белән тәэмин итүдә төзүдә Чаллының өлеше дә мактанырлык. Ел башыннан гына 54,7 мең кв.метр, шул исәптән, социаль ипотека буенча 18,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылды. 209 гаилә өр-яңа фатирларда өй туе үткәрде.

Бүгенге көндә Яр Чаллыда социаль ипотека программасы чиратына 4439 гаилә теркәлгән. Шуларның 945е ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды реестрына кертелгән. Тагын 3452 чиратка басты. Мәләкәс аръягы микрорайонында, төгәлрәге, 21нче комплекста 746 фатирга исәпләнгән 5 торак йортның төзелеше дәвам итә. Шушы көннәрдә 21/28 һәм 21/32 йортлары файдалануга тапшырыла. Димәк, тагын 317 гаилә социаль ипотека ярдәмендә фатирлы булды. Гомумән, әлеге программа буенча быел 340 мең кв. метр торак төзү күздә тотыла.

Шулай ук күп балалы гаиләргә ярдәм итү йөзеннән, 63нче микрорайонда җир участокларын үзләштерү бара. Әлеге эшкә барлыгы 1 млрд сум сарыф ителер дип көтелә. 24,8 гектарны тәшкил иткән җирдә бүген инженерлык челтәрләрен төзү буенча сөйләшүләр бара. Сидоровка бистәсендә дә социаль ипотека программасы кысаларында йорт төзү өчен 2 гектар җир сайлап алынды.

Тагын бер куанычлы мәгълүмат. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте завод эшчеләрен торак белән тәэмин итү максатында, социаль ипотека программасында катнаша. Белгечләр фаразлавынча, ел саен 40-60 кешене фатир белән тәэмин итеп булыр дигән өмет бар.

Социаль ипотека программасында ятим балаларны фатир белән тәэмин итү аерым игътибар үзәгендә. 2014 елда Чаллыда яшәүче 24 ятим балага социаль ипотека программасы буенча өр-яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылганда, бөтен шәһәр белән куанган идек. Бүгенге көндә попечительлек һәм опекага алу бүлегендә 818 ятим бала исәптә тора. Шул исәптән, 687се - опекуннары, 38е - "Мәрхәмәт" балалар йортында, 19ы балалар йортында, 74е тәрбиягә алган гаиләләрдә яши. Әлеге балаларның барысы да үз оясын кору, фатирлы булу турында хыяллана.

Гомумән, шәһәребезнең әле бер, әле икенче районында калыккан торак йортларга карап күңел сөенә. Соңгы 5 ел эчендә генә тулы бер комплекслар үсеп чыкты. Дөрес, Ауропа стандартларына җитәргә әле безгә бик ерак. Әйтик, бүген бер америкалыга уртача 50 кв. метр торак мәйдан туры килә. Ауропа илләрендә әлеге күрсәткеч - 40 кв. метрга тиң булса, безнең илдә 20,5 кв. метрдан артмый. Шул ук вакытта һәр татарстанлыга уртача 23 кв. метр торак туры килә. Иң мөһиме, әлеге күрсәткеч елдан-ел үсә. Әйтик, 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 7738 фатирга исәпләнгән күп фатирлы 100 йорт төзү планлаштырыла. Гомумән, халкы яхшы шартларда яшәгән дәүләтнең генә киләчәге өметле икәнен раслый торган социаль проектлар алга таба да дәвам итсен иде.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев