Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа завод ачылды

15 майда "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа предприятие ачылды. Ул - углерод җепселе җитештерү заводы. Аны төзү өчен 3 млрд сум инвестиция кертелгән. Заводта елына 10 мең тонна продукция җитешәтерү планлаштырыла. Завод Россиядә бу төр сәнәгать материалын җитештерә торган иң заманча һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе булачак. Углерод җепселе (карбон)...

15 майда "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа предприятие ачылды. Ул - углерод җепселе җитештерү заводы. Аны төзү өчен 3 млрд сум инвестиция кертелгән. Заводта елына 10 мең тонна продукция җитешәтерү планлаштырыла.

Завод Россиядә бу төр сәнәгать материалын җитештерә торган иң заманча һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе булачак. Углерод җепселе (карбон) космик, авиатөзелеш тармакларында, юллар һәм күперләр төзелешендә кулланыла. 2025 елга Алабуганың угреод җепселәре дөнья базарында 7 процент тәшкил итәр, дип көтелә. Россия дә бу төр продукциядә чит илләргә бәйлелектән котылырга тиеш.

"Завод ачылышын без озак көттек. Биредә җитештерелә торган продукциягә республикада да ихтыяҗ зур.Чөнки Татарстан самолетлар, вертолетлар, автомобильләр, двигательләр,төзелеш конструкциясен җитештерүче төбәк. Бу материалны куллану авыр хәл ителә торган мәсьәләләрне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә", - диде заводны ачу тантанасына килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Завод "Композит" ХК һәм "Росатом" ДК белән хезмәттәшлектә төзелгән. "Бу предприятие Россиядә композит җитештерүне 4 тапкыр арттыра ала, нәтиҗәдә чималның үзкыйммәте төшә һәм материалны киң куллану мөмкинлеген ача", - диде Росатомның генераль директоры урынбасары Александр Локшин. Углерод җепселе уникаль материал булуын ассызыклап, аны төрле әйберләр (кармактан алып велосипедка кадәр) ясауда кулланып булуын әйтте.

Предприятие заманча техника белән җиһазланган. Беренче җитештерү линиясенең егәрлеге елга 1,7 мең тонна углерод җепселе тәшкил итә, яңа линия куәте 2 мең тоннадан артык. «Алабуга-Волокно" предприятиесенең техник җиһазлануы, җитештерү технологиясен үзләштерүе хәзердән үк халыкара дәрәҗәдәге продукция җитештерү һәм ул Россиянең углерод җепселе базарында гына түгел, ә дөньякүләм базарда көндәшлек итү мөмкинлеге бирә", - диде "Композит" корпорациясе генераль директоры Леонид Меламед.

Углерод җепселе җитештерү заводы "Алабуга" махсус икътисади зонасында ачылган 15нче предприятие.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев