Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яхшы кәеф дулкынында

2014 елның 1 маенда гүзәл калабызда туган телебездә сөйләүче "Татар радиосы"ның Чаллы бүлеге үз эшен башлады. 87,5 FM ешлыгында эшләүче радионы халык тиз арада үз итеп өлгерде. Заманча үзенчәлекле формат, кызыклы тапшырулар, юмористик блоклар, күпсанлы бүләкләр радиоалгычлар янына яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итте.

Радионың яшь, талантлы диджейлары Лениза Назлы, Линар Шәрәфиев, Алмаз Ханнанов (Алхан) һәм Илнар Әхмәтҗанов һәркем өчен үз, якын кешегә әйләнде. "Татар радиосы"ның яңа проектлары һәм диджейлар белән якыннан танышып, без студиягә кунакка барып килдек.

Өйнең кунакчыл хуҗабикәсе кебек, безне радионың мөхәррире, беренче диджее һәм шуңа өстәп "Барс Медиа" (Barsmedia) реклама агентлыгының төбәк вәкиле гүзәл Лениза Назлы каршы алды. Ягымлы, зәвыклы, алдынгы карашлы һәм, әйтергә кирәк, Чаллы "Татар радиосы"ның бердәнбер диджей кызы белән сокланмыйча мөмкин түгел.

Югарыда телгә алынган шөгыльләреннән тыш Лениза төрле иҗади проектларны уйлап табып, аларны оештырып тыңлаучыларга ирештерә. Үзенең ягымлы тавышы белән татарча концертларны, бәйрәмнәрне дә бизи...

- Лениза, ничек барысына да җитешәсең син?

- Мин - үз эшемнең фанатыдыр (көлә). Югары уку йортының икенче курсында укыганда ук эшли башлаган идем. "Күңел" радиосында, "Чаллы ТВ" телевидениесендә 10 еллап эшләдем. Шактый гына автор проектларын, тапшырулар ясадым. Әлбәттә, бу зур тәҗрибә һәм күнекмәләр тупларга ярдәм итте.

- Радиода эшли башлаганда беренче эфирыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, чөнки ун ел элек радиода эфирга чыгу җиңел түгел иде. Мин андый рөхсәтне алу өчен бер җиде тапкыр мөхәррир янына барганмындыр. Ниһаять, "Чын солдат" проектын тәкъдим иткәч, миңа беренче 3 минут эфирымны бирделәр. Сөенүләрем әле булса хәтеремдә. Соңыннан эфирда эшләү вакыты арта башлады. 10 минут, 30 минут һәм, ниһаять, тулы эфирлар.

- "Татар радиосы" белән язмыш юллары ничек кисеште?

- Һәрбер кеше гомерендә карашларны тамырдан үзгәртә торган вакыйгалар була. Мин дә аларны кичергәннән соң тормышымны үзгәртергә теләдем. Казанга омтылдым. Анда "Барс Медиа" агентлыгы, "Татар радиосы" белән таныштым. Ошады, әмма ул вакытта башкалада калмадым. Чаллыга кайттым. Бераз вакыттан соң, Казаннан миңа шалтыратып, үзебездә "Татар радиосы"н җитәкләргә һәм үстерергә тәкъдим ясадылар. Әлбәттә, мин ризалаштым һәм монда эшли башладым.

- Яңа радио, яңа вазыйфа. Авыр булмадымы?

- Юк, кыенлыклар юк иде. Тупланган зур тәҗрибә ярдәм итте. Бары аудиториягә генә ияләшергә кирәк булды. Аралашу стилен, темпны үзгәртеп, яңача эшли башладым.

Яр Чаллы шәһәрендә "Татар радиосы" Май һәм хезмәт бәйрәмендә сөйли башлады. Беренче эфирны исә Лениза яңа диджей Линар белән алып барды.

- Мин кирәкле урында, кирәкле вакытка туры килгәнмендер, - дип әңгәмәгә кушылды Линар. - Социаль челтәрләрдә Ленизага диджей булу теләге турында язган идем. Үзем моңа кадәр Зәй радиосында эшләдем. Ул чакырды һәм 1 май көнне иртәнге сәгать 10:00 - 13:00 кадәр эфирда бергәләп эшләдек. Үзенчәлекле кичерешләр тойдык. Чөнки радионың эшләп киткән беренче сәгатьләре. Безне тыңлыйлармы-юкмы анысы мәгълум да түгел. Хәзер инде аудиториябезне беләбез, аның белән актив элемтәдә торабыз, - дип сөйләде диджей.

Соңыннан командага Алмаз Ханнанов (Алхан) һәм 2015 елда Илнар Әхмәтҗанов кушыла.

- Мин дә "Татар радиосы"на үз "белемнәр сандыгы" белән килдем. Аңа кадәр радиостанцияләрдә эшләгән булды. Гомумән, гаҗәпләндерергә яратам. Шуңа да гомеремдә шактый гына үзенчәлекле вакыйгалар күп булды. Мәсәлән, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, "Автобус страха" аттракционын ачып, Чаллы шәһәренә яңа эмоцияләр бирдем. Кырым якларында шактый гына эшләдем. Туган Татарстаныма әйләнеп кайткач, янәдән радиога кайттым. Тыңлаучыларны үзенчәлекле тапшырулар белән гаҗәпләндерүне дәвам иттерәм. Бу миңа ошый. Идеяләр күп. Хәзерге вакытта яңа проектлар өстендә эшлим. Тиздән аларны эфир киңлекләрендә ишетерсез, - дип әңгәмәне эләктереп алды Алхан.

- Мин "Татар радиосы"нда яңа кеше. Әмма коллективка җиңел генә кереп киттем. Яраткан тамашачым бар, эшләргә көч күп, йөрәк яна. Радиодан кала үземне Stand-up жанрында да сыныйм, - дип бүлеште Илнар.

"Татар радиосы" Чаллыда ике ярым ел эшләп килсә дә, үз "йөзен" формалаштырып, аудиториясен булдырды. "Яхшы кәеф бездән башлана" девизы да шәһәрдәшләребезне һәр көнне күтәренке эмоцияләр белән баета. Бүгенге көндә радиода даими эшләп килүче дүрт диджей бар: аның беренче диджее, мөхәррире - Лениза; үзенчәлекле, "бәрхет" тавышлы Линар; креатив Алхан һәм яңа, әмма тамашачы күңеленә инде хуш килгән Илнар. Һәр көнне иртәнге 10:00 көндезге 13:00 кадәр һәм кичке сәгать 17:00 - 20:00 кадәр алар туры эфирда тамашачылар белән аралашалар, уеннар уйнаталар - бер сүз белән әйткәндә радиодулкыннар аша яхшы кәеф тараталар. Тапшырулар программасы да бик бай радионың.

- Бүгенге көндә шактый гына кеше машинада йөри. Ә юлда барганда күпләребез радионы кушып җибәрә. Машиналардагы барлык диярлек автомагнитолаларда 87,5 FM ешлыгы тота. Шуңа да тыңлаучыларыбыз арасында автомобиль йөртүчеләр күп. Алар өчен һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомгасын да кичке сәгать 17:30 да без "Пип-пипле түт-түт" уенын үткәреп, автомобиль йөртүчеләр арасында ягулык уйнатабыз. "Җәһәт мобиль" уенын да шәһәрдәшләребез бик яратты. Уен шарты буенча, диджей утырган машинаны шәһәребез урамнарында табып, аның янына килергә кирәк. Беренче өч кешегә иганәчеләрдән зур бүләкләр тапшырыла. Калган катнашучыларны да күчтәнәчсез калдырмыйбыз. Әйтергә кирәк, һәр шундый уен вакытында "Татар радиосы" диджейлары янына сабантуйдагы кебек халык җыела. Димәк, тыңлыйлар һәм яраталар, - дип сөйли Лениза.

Бүләкләр өләшүче уеннар белән бергә "Татар радиосы" эфирында шактый гына актуаль, мөһим, кызыклы темаларга да тапшырулар әзерләнә. Мәсәлән, артистлар белән "Ничек бар - шулай" тапшыруы. Хокук өлкәсендәге мәсьәләләрне, яңалыкларны "Адвокат онлайн" тапшыруында ишетергә була. Чаллылылар сорауларына адвокат Илдар Нигъматуллин җавап бирә. "Махсус кунак" тапшыруында төрле һөнәр җитәкчеләре белән аралашалар. Кыскасы, сайлап алу мөмкинлеге күп.

- Киләчәктә яңа планнар, проектлар да шактый. Мәсәлән, "Күзкәй" ягулык станциясе белән берлектә яңа гына "Экстра дозор" уенын башлап җибәрдек. 1 декабрьдән "Шәп party" татар дискотекасын үткәрә башлаячакбыз. Анда танылган артистлар да чыгыш ясаячак. Гыйнварда өр-яңа, үзенчәлекле проект башланачак. Барлык серләрне әлегә ачып бетермим. Тулырак мәгълүмат эфир киңлекләрендә яңгырар. Ишетми калмагыз, - дип бүлеште Лениза.

Яр Чаллыда милли телдә сөйләүче радиоларның артуы сөендерә. Туган телебездә рәхәтләнеп аралашып, үзебезнең заманча матур җырларны тыңлап, бергәләшеп куңелле итеп яшик. "Татар радиосы"на исә уңышлар һәм яңа тыңлаучылар телибез.

"­Та­тар ра­ди­о­сы" дид­жей­ла­ры ту­рын­да кы­зык­лы мәгъ­лүмат­лар:
Ле­ни­за
1. ­Ту­ган кө­не бе­лән 9 де­кабрь­дә кот­лар­га бу­ла
2. ­Ба­ла­чак­та кем бу­лыр­га хы­ял­лан­ды­гыз: ак­три­са
3. ­Мәк­тәп­тә ни­чек итеп үр­ти иде­ләр: Ле­низ­кин
4. ­Бе­ле­ме: юга­ры
5. Иң ис­тә кал­ган ки­ңәш: үзең­не бер­нәр­сә бе­лән дә чик­лә­мә
6. ­Кай­да сез­не оч­ра­тыр­га бу­ла: бар җир­дә дә
7. ­Нәр­сә ачу­ың­ны чы­га­ра: га­дел­сез­лек, са­ран­лык, әр­сез­лек­
8. Я­рат­кан ки­тап/ки­но/ак­тер: "Спе­ши лю­бить"
9. ­Тор­мыш де­ви­зы: ни­дер эш­ләп мо­ңа үке­нү, эш­лә­ми­чә җәл­лә­ү­дән ях­шы­рак
10. "Та­тар ра­ди­о­сы" тың­лау­чы­ла­ры­на нәр­сә те­ли­сез: үзе­гез­не һәм ту­ган­на­ры­гыз­ны сак­ла­гыз
Ал­хан
1. ­Ту­ган кө­не бе­лән 21 ап­рель­дә кот­лар­га бу­ла
2. ­Ба­ла­чак­та кем бу­лыр­га хы­ял­лан­ды­гыз: по­ли­ция хез­мәт­кә­ре
3. ­Мәк­тәп­тә ни­чек итеп үр­ти иде­ләр: Ма­за, ха­ныч, Ал­хан
4. ­Бе­ле­ме: ур­та-тех­ник бе­лем
5. Иң ис­тә кал­ган ки­ңәш: бар да си­нең ку­лың­да
6. ­Кай­да сез­не оч­ра­тыр­га бу­ла: ми­не оч­ра­ту авыр, чөн­ки бер урын­да озак уты­ра ал­мыйм
7. ­Нәр­сә ачу­ың­ны чы­га­ра: хы­я­нәт, ал­дау, ак­рын­лык­
8. Я­рат­кан ки­тап/ки­но/ак­тер: "Мо­нах, ко­то­рый про­дал свое Фер­ра­ри", трил­лер­лар яра­там
9. ­Тор­мыш де­ви­зы: го­мер кө­зен­дә тор­мы­шың­ны баш­тан ки­чер­гән­дә - шәп бул­ды бу, дип әй­тер­лек бул­сын
10. "Та­тар ра­ди­о­сы" тың­лау­чы­ла­ры­на нәр­сә те­ли­сез: тор­мыш­тан мак­си­мум алыр­га һәм ан­нан күб­рәк өлә­шер­гә
­Ли­нар
1. ­Ту­ган кө­не бе­лән 24 март­та кот­лар­га бу­ла
2. ­Ба­ла­чак­та кем бу­лыр­га хы­ял­лан­ды­гыз: пре­зи­дент
3. ­Мәк­тәп­тә ни­чек итеп үр­ти иде­ләр: Шу­рик
4. ­Бе­ле­ме: юга­ры
5. ­Тор­мы­шта иң ис­тә кал­ган ки­ңәш: бер­нәр­сә­гә дә ка­ра­мас­тан үзең бу­лып кал
6. ­Кай­да сез­не оч­ра­тыр­га бу­ла: бар җир­дә дә
7. ­Нәр­сә ачу­ың­ны чы­га­ра: мак­та­ну, ял­кау­ла­ну
8. ­Я­рат­кан ки­тап/ки­но/ак­тер: "Дос­ту­чать­ся до не­бес"
9. ­Тор­мыш де­ви­зы: эш­лә­гән­че ях­шы итеп уй­лар­га ки­рәк
10. "­Та­тар ра­ди­о­сы" тың­лау­чы­ла­ры­на нәр­сә те­ли­сез: еш­рак ел­ма­е­гыз
Ил­нар
1. ­Ту­ган кө­не бе­лән 11 гыйн­вар­да кот­лар­га бу­ла
2. ­Ба­ла­чак­та кем бу­лыр­га хы­ял­лан­ды­гыз: ар­тист
3. ­Мәк­тәп­тә ни­чек итеп үр­ти иде­ләр: Ил­на­рик
4. ­Бе­ле­ме: юга­ры
5. Иң ис­тә кал­ган ки­ңәш: ты­рыш­кан та­бар
6. ­Кай­да сез­не оч­ра­тыр­га бу­ла: бө­тен җир­дә
7. ­Нәр­сә ачу­ың­ны чы­га­ра: ике­йөз­ле­лек, ал­дау­
8. ­Я­рат­кан ки­тап/ки­но/ак­тер: А. Гый­лә­җев, М.Мәһ­ди­ев
9. ­Тор­мыш де­ви­зы: ях­шы­лык һәм иге­лек­ле га­мәл­ләр эш­ләү
10. "­Та­тар ра­ди­о­сы" тың­лау­чы­ла­ры­на нәр­сә те­ли­сез: без­не тың­ла­гыз. Ях­шы кә­еф сез­нең бе­лән һәр­ва­кыт бу­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев