Якташлар, очрашуга килегез!
Яңалыклар тасмасы

Якташлар, очрашуга килегез!

Якташлык җәмгыятьләре оештырып, аларны очраштыру – бик кирәкле гамәл.

23 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараенда якташлык кичәләренә старт бирелә. «Чаллыны һәм автогигантны төзүдә Татарстаныбыз районнарыннан килгән төрле милләт вәкилләре дә зур өлеш кертте. Якташлык җәмгыятьләре оештырып, аларны очраштыру – бик кирәкле гамәл. Калабызда барлыгы 34 якташлык  җәмгыяте эшли. Быел беренче булып Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Урыссу районнарыннан килгән якташлар өчен бәйрәм уздырабыз. Кешеләргә йөрергә җайлы булсын өчен кичәне 15 сәгатьтә башлыйбыз. Килегез, рәхәтләнеп ял итегез», - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. Ул бәйрәм күңелле булачак дип ышандыра.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев