Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якташыбыз Илнур Зәкәрин "Джиро д'Италия" этабында икенче урын яулады

"Катюша" командасының велоузышчысы, Чаллы спортчысы Илнур Зәкәрин дәрәҗәле "Джиро д'Италия" күп көнлек ярышларының дүртенче этабында икенче урын яулады. Әлеге уңыштан соң 27 яшьлек спортчы генераль квалификациядә 14 нче урынга урнашты. Ул лидердан 14 секундка калыша. Исегездә булса, 2015 елда Илнур Зәкәринның "Джиро д'Италия" узышының беренче этабында җиңү яулаганы бар иде....

"Катюша" командасының велоузышчысы, Чаллы спортчысы Илнур Зәкәрин дәрәҗәле "Джиро д'Италия" күп көнлек ярышларының дүртенче этабында икенче урын яулады. Әлеге уңыштан соң 27 яшьлек спортчы генераль квалификациядә 14 нче урынга урнашты. Ул лидердан 14 секундка калыша. Исегездә булса, 2015 елда Илнур Зәкәринның "Джиро д'Италия" узышының беренче этабында җиңү яулаганы бар иде.

181 чакрымга сузылган бүгенге этапта финишка беренче булып Словения узышчысы Ян Поланц (UAE Team Emirates) килде. Өченче урында - Герейнт Томас (Бөекбритания, Sky).

Шунысын да әйтергә кирәк: финишка 20 чакрым ара кала Илнур Зәкәрин егылса да, көрәшне дәвам итә алды. "Бернинди имгәнүләр дә булмады, сыдырылган урыннар гына. Бүген беренче килүне максат итеп куймаган идем, узыш шулайрак килеп чыкты", - дигән Илнур Зәкәрин "Р-Спорт"ка узыштан соң.

"Джиро д'Италия" күп көнлек узышының бишенче этабы 10 майга билгеләнгән. Аның озынлыгы - 159 чакрым. Ә иң соңгы этаптагы узышлар 28 майда үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев