Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Якты көнгә рәхмәт"

Әлеге сүзләрне мин Гөлсәрия ханым Басыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алдым. Якты дөньяга рәхмәтле булып яши белүче якты күңелле ханым белән бүгенге әңгәмәбез. -Гөлсәрия ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле. Сез Татарстаннан читтә үскән кеше дип беләм. Матур итеп татарча сөйләшәсез, шигырьләр язасыз. Сере нәрсәдә моның? Мин тумышым белән Пермь өлкәсенең...

Әлеге сүзләрне мин Гөлсәрия ханым Басыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алдым. Якты дөньяга рәхмәтле булып яши белүче якты күңелле ханым белән бүгенге әңгәмәбез.

-Гөлсәрия ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле. Сез Татарстаннан читтә үскән кеше дип беләм. Матур итеп татарча сөйләшәсез, шигырьләр язасыз. Сере нәрсәдә моның?

Мин тумышым белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан.Ул безнең татар районы диярлек.Урман-суларга, болыннарга бай булган бик матур төбәк. Билгеле инде, таулы як, Урал ягы бит. Саф татар мәктәбендә укыдым.Өч ел эшләгәч, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына кереп, аны тәмамладым.Ирем бу яклардан булгач, Чаллыга килеп урнаштык.Ул архитектор.Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә аның проекты буенча бик күп мәчетләр төзелде.Күп еллар "Таң йолдызы", "Ислам нуры" газеталарында эшләдем.Пенсиягә чыгар алдыннан укытучыларның белемен күтәрү институтында (ИНПО) эшләдем.Ирем белән өч бала үстердек. Гаиләдә һәрвакыт бер-беребезнең эше белән кызыксынып, уй-планнарыбызны уртага салып киңәшләшеп яшәдек.Яшь вакытлар шулай эш дип, балалар тәрбиялибез дип сизелми дә узды инде.

-Пенсиягә чыккач, төшенкелеккә бирелүчеләр була. Сезне исә һәрвакыт күтәренке кәеф, уңай энергетика чыганагы дияр идем мин.

Ялга чыккач, бераз үзем турында да уйларга мөмкинлек күренде.Йога занятиеләренә йөри башладым.Үз-үзеңә карата, кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү кирәклегенә төшендем.Күңелеңдә кешегә карата күпме күбрәк ярату булса, узеңә аннан да күбрәк ярату әйләнеп кайтачагын аңладым. Чыннан да, ул хис бигрәк рәхәт икән, кешегә нур өстенә нур бирә.Әле хәзер дә шөгыльләнергә тырышам.Бассейнга йөрим.Хәрәкәттә - бәрәкәт дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.Шпагат, лотос рәвешләрен алу хәзер бер дә авыр тоелмый. Тукай Яр буе төзекләндерелгәч, йөрергә дә чыгасы килеп кенә тора. Ирем белән көн дә диярлек 3-4 км йөреп кайтуны гадәткә керттек. Скандинавия йөреше бик файдалы диләр бит.Ике таякка таянасың да… әй китәсең жилфердәп, чаңгыгызны кияргә оныткансыз бит, дип арттан яшьләр көлеп кала. Сәламәтлекне яшьтәнрәк сакларга кирәклеген һәркем мөмкин кадәр алданрак аңласын иде, билгеле.

- Гөлсәрия ханым, Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмдә сезнең "Гармония" ансамбленең чыгышын күреп сокландык. Кайчаннан килә бу мавыгу?

-Яшь чакта биеп йөргән күңелне олыгайгач та тыеп булмый инде аны.Студент чакта университет ансамблендә бии идем.Пенсиягә чыккач, үз күңелемне күтәрү өчен генә дип латин-америка биюләре түгәрәгендә шөгыльләнә башладым.Бер көнне укытучым: "Гөлсәрия апа, мин ветераннарның "Гармония" ансамблен җитәклим. Бер биючемнең пары китте, зинһар, килегез әле, ошатсагыз калырсыз да", - ди. Барсам, миңа дигән пар - 80 яшьлек абзыкай. Ничек биемисең инде аның белән!Калдым.Хәзер Галимҗан абыйга 82 яшь.Ул Чаллы пароходлыгында орден-медальләр алып эшләгән кеше.

Ансамбльдә хатын-кызларның нинди олы яшьтә булуларына карамастан, шулкадәр актив, шат күңелле булуларын күреп шаккаттым.Гостева Любовь Прокофьевнаны гына алыйк. Ул КамАЗ төзелеше елларында гомере буе Камгэсэнергостройда хезмәт иткән ханым, шулай ук күкрәк тулы орден-медальләре. Алар бит кешегә юкка гына бирелми, хезмәтен бәяләп бирелә.Мәләкәс буе торак районының бер урамы исә аның тормыш иптәше Владислав Гостев исемен йөртә.Сокланып бетә алмыйм мин мондый кешеләрнең энтузиазмына.Сөйләсәк, ансамбльдәге һәр кеше турында шулкадәр озаклап, рәхәтләнеп сөйләп булыр иде.

Без вальс кебек салмак биюләр өйрәнәбез. Тамашачы яратып кабул итә. Фестивальләрдә катнашабыз. Ничә тапкыр Казанда, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә чыгыш ясадык. Алла теләсә, менә тагын май аенда Мәскәүгә фестивальгә барачакбыз. Анда "Поклонная гора"да чыгыш ясарга тәкъдим булды. Бара алсак, үзенә бер истәлек булачак инде ул. Бара алсак дип, финанс ягын әйтәм. Пенсионерларның хәле билгеле инде… тартып-сузып. Бию костюмнарын да үз исәбебезгә тектерәбез.

Җитәкчебез - Ольга Васильевна Гагарина балалар иҗат йортында эшләүче югары категорияле хореограф.Безнең белән шөгыльләнергә ничек сабырлыгы җитә торгандыр.Олы кешеләргә бит хәзер әйтәсең - хәзер оныта. Чын күңелен биреп шөгыльләнә. Үзен дә бик яратабыз.Россия иҗат коллективларының беренче энциклопедиясенә кертелдек. 4 нче томда 55 нче бит - безнеке!

-Гөлсәрия ханым, социаль челтәрләрдә сезнең үзенчәлекле, җылы, якты шигырьләрегезне укып сокланабыз.Аларны укыгач, мин сезне шагыйрә дип уйлаган идем...
Шигырьләрне бала чакта гына язгалый идем.Быел жәй тагын шигырь язасы килә башлады.Күрәсең, олыгая барган саен күңел нечкәрә торгандыр инде.

-Гөлсәрия ханым, сез яраткан һөнәрегез буенча уңышлы гына эшләгәнсез, матур гаилә корып балалар үстергәнсез, бихисап хоббиларыгыз бар. Шулай да тормышта сезнең өчен иң мөһиме нәрсә ул?

Хатын-кыз өчен иң мөһиме- гаилә ул. Балаларыңның исән-сау булып, юньле кешеләр булып үсүе, якыннарыңның сәламәт булуы. Олыгайган көнеңдә оныклар дип сөенеп яшәү... Минем өчен дә шулай булды.30 ел кайнана белән яшәдем, әллә ничә ел урында яткан үз әниемне тәрбияләп, күптән түгел генә бакыйлыкка озаттым. Хатын-кызга күп сынауларны узарга туры килә. Билгеле инде, минем яшькә җиткәндә, күпмедер тормыш тәҗрибәсенә ирешәсең, сынауларга, тормышка караш үзгәрә.

-Гөлсәрия ханым, безнең җәмгыятьтә хатын-кыз булу җиңелме?

Юк, бер дә җинел түгел. Чөнки хатын-кызның да тормышта нәрсәгә дә булса ирешәсе килә.Гаиләне дә тартасы бар.Үзе сайлаган һөнәрендә максатлары була.Аны тормышка ашыра алмаса, күңелендә гармониясе булмый, ә бу -тормышта бик мөһим нәрсә.

-Хатын-кызларыбызга бәйрәм теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

Хатын-кызлар булмаса, тормыш үзе дә булмас иде бит. Матурлык та, ямь дә булмас иде. Хатын-кыз үзен-үзе яраттыручы зат ул. Үзе дә ихлас яратучы зат. Ана кеше, гаиләнең тәме, нуры. Өйдә хатын-кыз булмаса, әни кеше булмаса, анда нур юк, сөенеч юк. Шуңа күрә аларның барысы да бәхетле булсын иде.Хатын-кыз бәхетләре булсын иде һәрбарчасының.

Гөлсәрия ханымның ихлас теләкләренә без дә чын күңелебездән кушылабыз. Барлык хатын-кызларга якыннарының ихтирам- мәхәббәтен, балаларының игелеген тоеп яшәргә язсын.Һәр яңа көн гамьле ямьнәре белән каршы алып, сөенечле хисләре белән озатып калсын.Күңелегездә һәрвакыт якты нур булсын. Бәхетле булыгыз! Сау-сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев