Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ял көннәрендә җепшек кар явачак

Температура югары күтәрелми: төнлә 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр суык булачак.

Синоптиклар фаразлавынча ял көннәрендә төнлә һәм иртән республикабызның кайбер районнарда җепшек кар явачак. Температура югары күтәрелми: төнлә 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр суык булачак. Көндез исә һава температурасы +7..+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында да синоптиклар бераз явым-төшемнәр вәгъдә итә. Аларның фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбедә температура төнлә 0..+6 градус, 23 майда көндез +9..+14 градус, 24 майда +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнлә шулай ук кырау төшәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы