Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган бал сатучылар арта

Татарстанда ялган бал сатучылар артуга таба бара. Чит республикалардан һәм өлкәләрдән китерүчеләр дә моңа үз өлешен кертә, дип белдерде Мамадыш районы умартачысы Əлмир Сафин. Ул үзе читтән килеп сатучылардан бал алып, аны тикшертеп тә караган. Нәтиҗәдә, белгечләр ялган бал дип тапкан.Соңгы тапкыр Әлмир Сафин ялган бал сату белән Казанның Химиклар...

Татарстанда ялган бал сатучылар артуга таба бара. Чит республикалардан һәм өлкәләрдән китерүчеләр дә моңа үз өлешен кертә, дип белдерде Мамадыш районы умартачысы Əлмир Сафин. Ул үзе читтән килеп сатучылардан бал алып, аны тикшертеп тә караган. Нәтиҗәдә, белгечләр ялган бал дип тапкан.Соңгы тапкыр Әлмир Сафин ялган бал сату белән Казанның Химиклар мәдәният йортында очраша. Биредә читтән килүчеләр төрле бал белән сәүдә итә. Ул берәүдән сәер тома балавыз (прополис) белән кушылган бал сатып алган.

"Карагыз, нинди яшел. Беренчедән, тома балавыз яшел төстә булмый. Ул коңгырт була. Чын балга прополис кушканнан соң, ул берничек тә яшел балга әйләнә алмый. Аның чын төсе саргылт-коңгырт була. Аермасы күзгә күренеп тора", дип ике төрле балны күрсәтә Әлмир Сафин. Ул шикләнеп кенә калмаган, әлеге кушылманы белгечләргә дә күрсәткән."Без бу балны Татарстан агро-сәнәгать паркында эшләүче ветеринария лабораториясендә тикшерттек. Баш белгеч өйрәнгәннән соң, бу - бал түгел дигән нәтиҗәгә килде. Ялган бал диде", ди Сафин.

Әлмир Сафин бал җитештерү белән дистә еллар шөгыльләнә. "Ялган баллар яшел, кызыл, зәңгәр, кар кебек ап-пак төстә була. Аларның ялган булуын лабораториядә тикшертергә дә кирәкми. Ялган балларга эрбет, нарат, ак чыршы агачыннан дип язып куярга мөмкиннәр. Мондый матур сүзләр язылса, шикләнергә кирәк", ди умартачы.

Сафин сүзләренчә, чиста баллар гомер-гомергә билгеле исемдә. Юкә, карабодай, чәчәк, көнбагыш, кыр балы, ди ул.Сафин сәүдә урыннарында сатылган балны лабораторияләр тикшерүе булганда гына сатып алырга кирәк, ди. Базарларда, агро-сәнәгать паркында махсус лабораторияләр эшли һәм тауарларын даими тикшереп торалар. "Əгәр ярминкәләрдә лабораторияләр юк икән, димәк, бу урыннан балны сатып алмавың хәерле", ди ул. Бал сатып алганда, беренче чиратта, рөхсәт кәгазен сорарга киңәш итә умартачы.

"Иң элек умарталык паспортын күрсәтүне сорарга кирәк. Аннан ветеринар таныклыгын тикшерегез. Шулай ук аларда бал сатуга махсус рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш", дип киңәш итә ул.

​Ялган бал сатуга дәүләт күз йома, ди Әлмир Сафин. "Мин Татарстан бал сәнәгате идарәсенең ялган бал сатуга бәйле бер эш башкарганын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Бер таныш умартачым идарәдән ни өчен читтән бал сатучыларны китертәсез дип сораган. Аңа сез аренда бәясен күтәрә алмыйсыз дип әйткәннәр", дип сөйләде Сафин.

Умартачы читтән килеп бал сатучыларның зур көндәшлек тудырып, эшләргә комачаулавын әйтә. Халык шуларга ышана, ә безгә зыян китерә, ди ул. "Безнең Татарстанда умартачылар җитәрлек. Без үзебез дә бөтен республиканы тәэмин итә алабыз", ди Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев