Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЯЛГАН СЫРА ҺӘМ ШӘРАБ САТКАННАР

Чаллыда һәм Тукай районында үзләре ясап, ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларны тоткарлаганнар.

Шәһәрдән читтәге бер бинада “Монолит”ҖЧҖ булып теркәлгән оешма “Богемский Пилснер”маркалы сыраны үзләре ясап сатып яткан. Тикшерүчеләр бинада колмак, әчеткечләр,пластик шешәләр һәм сыра җитештерү өчен кирәк булган бөтен әйберне тапканнар. Нәтиҗәдә 1мең 410 литр әзер “сыра” алынган. Оешманың җитәкчесе тоткарланган.

Шулай ук  Тукай районы биләмәләрендә ялган исерткеч эчемлекләр җитештерүче кешеләр тоткарлана. Алардан ялган 3,8 мең литр фальсификат алына. Идән асты эшмәкәрләре  “Финская”, “Финляндия”маркалы аракыларны, “Хеннеси” коньягын, “Алазанская долина”, “Хванчкара”, “Киндзмараулли” шәрабларын ясап сатуга җибәргәннәр. Хәзер суррогат продукция ясаучыларның эше мәхкәмәдә карала.

 

18+

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция