Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялларда дөрес тукланыйк!

Итне бәрәңге, макарон, ипи белән ашау зыянлы.

Сер түгел, Яңа ел бәйрәмнәрендә аш бүлмәсе күпләребезнең яраткан урынына әверелә. Кирәксә-кирәкмәсә дә капкалап алу гадәткә кереп китә. “Организмга зыян килмәсен өчен, ризык җыюны салаттан башлагыз”, - ди белгечләр. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә туклык хисе бирә, артыгын ашауны чикли. Шуның өстенә, яшелчәләр төп ризыкның эшкәртелүен яхшырта. Әмма салатны майонез, куе (майлы) каймаклар белән түгел, ә үсемлек мае, лимон согы яки өйдә ясалган алма серкәсе кушып ясагыз.

Итне дә чи яшелчә белән ашарга кирәк. Яшелчә ит аксымын үзләштерергә ярдәм итә, начар холестерин һәм май салынуына киртә була. Шуның өстенә, ит ризыгыннан организмда барлыкка килүче агулы матдәләрне эчәклектән тизрәк чыгарырга булыша. Итне бәрәңге, макарон, ипи белән ашау зыянлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану закон