Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Яндекс» бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-курслар эшләтеп җибәрде

"Яндекс" мәктәп имтиханнарына әзерлек буенча сайт эшләтеп җибәргән. Хәзер «Яндекс.ЕГЭ» сайтында бердәм дәүләт имтиханы күнегүләрен чишүдән тыш, математика һәм рус теленнән белемнәрне арттыру өчен, бушлай онлай-курслар да узып булачак. «Яндекс» компаниясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, беренче онлайн-курс инде әзер. Ул, математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарында очрарга мөмкин булган, төрле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне...

"Яндекс" мәктәп имтиханнарына әзерлек буенча сайт эшләтеп җибәргән. Хәзер «Яндекс.ЕГЭ» сайтында бердәм дәүләт имтиханы күнегүләрен чишүдән тыш, математика һәм рус теленнән белемнәрне арттыру өчен, бушлай онлай-курслар да узып булачак.

«Яндекс» компаниясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, беренче онлайн-курс инде әзер. Ул, математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарында очрарга мөмкин булган, төрле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне чишәргә өйрәтә.

Математика буенча профиль дәрәҗәсе курсы, шулай ук рус теленнән һәм инша язу курсы майда - июнь башында вебинар форматында булачак. Укытучылар туры эфир аша дәрес бирәчәк. Вебинар тәмамлангач «Яндекс.ЕГЭ» сайтында аның язмасын куячаклар.

Математика буенча вебинарны Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган Станислав Комаров үткәрә. Хәзер ул 179 нчы Мәскәү мәктәбенең математика бүлеген җитәкли. Рус теле һәм инша язу буенча вебинар авторы - Людмила Великова, югары категорияле укытучы, рус теленнән уку әсбапларын төзүче.

«Яндекс.ЕГЭ» 2010 елдан бирле эшли. Сайтта барлык предметлар буенча өйрәнү тестлары урнаштырылган. Барлык биремнәр дә белгечләр тарафыннан махсус «Яндекс» өчен әзерләнгән һәм Федераль институтның педагогия таләпләренә туры килә.

http://nabchelny.ru/news/26201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев