Яр Чаллы бюджетыннан укучыларны тукландыруга 35,1 миллион сум акча бүлеп бирелгән
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы бюджетыннан укучыларны тукландыруга 35,1 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Бу сумма 2021 ел ахырына кадәр бүлеп бирелгән.

Сентябрь-декабрьдә мәктәпләрдә бушлай кайнар туклануга Яр Чаллы бюджетыннан 35,19 миллион сум юнәлдереләчәк. Тиешле карарны башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов имзалады.
Бер тапкыр кайнар бушлай туклану 1-4 сыйныф укучыларына, шул исәптән күпбалалы гаиләләрдән; өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 5-11 сыйныф укучыларына биреләчәк. Әлеге чара инвалид балаларга да кагылачак: 1-11 сыйныф укучылары бушлай ике тапкыр кайнар ризык алачак. Махсус медицина күрсәткечләре буенча өйдә белем алучыларга азык-төлек җыелмалары биреләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


питание

Нет комментариев