Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы «Экология» милли проекты кысаларында автойөрешне кабул итте

Яр Чаллы «Экология» милли проекты кысаларында беренче тапкыр «Чистая Страна 2.0» автойөрешен кабул итте.

Экологик автойөреш Россиянең 11 шәһәре: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Камбарка, Уфа, Чиләбе һәм Екатеринбург аша уза.
Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сәламләде. 
Экологик акция кысаларында плоггинг-йөгереш үткәрелде, аның барышында мәйдандагы Яр буе паркы территориясе чистартылды. Активистлар җыелган чүп-чарны төрләргә аердылар. 
Яшь волонтерлар өчен дә уеннар оештырылды. Уен формасында укучылар нинди чүп-чарларны эшкәртергә кирәклеген белделәр.
Шулай ук чүпне утильләштерүче һәм ташучы автотехника күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Экологик акция кысаларында Чаллы укучыларына чүп-чарны аерып җыю темасы буенча дәрес үткәрәчәкләр. Укучыларга калдыклар белән ничек дөрес эш итү турында сөйләячәкләр, ә Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында «Экология» милли проектын тормышка ашырганда һәм куллану үзлекләрен югалткан товарларны җыю һәм утильләштерү системасын оештырганда килеп туган мәсьәләләр турында түгәрәк өстәл вакытында сөйләшәчәкләр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автойөреш