Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы мәктәпләре укучылары «Россиягә хезмәт итәм» интеллектуаль квизында катнаштылар

Автозавод районында якынлашып килүче Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан «Россиягә хезмәт итәм» дип исемләнгән интеллектуаль квиз оештырылды, анда №24, 27, 29, 32, 37, 48, 77 мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Чара «КАМАЗ» мәдәният сарае холлында узды. Укучылар хәрби өлкәсенең тарихы һәм бүгенгесе буенча белемнәрен сынадылар.
Квиз нәтиҗәләре буенча 77 нче гимназия укучылары командасы җиңүче булды, икенче урынны – 32 нче мәктәп, өченче урынны 37 нче мәктәп укучылары яулады.
Барлык катнашучыларга дипломнар, ә призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәрби хезмәтнең гомумдәүләт әһәмиятен һәм абруен күтәрү, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне яхшырту максатларында 1992 елда «Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» билгеләнде. Ел саен бу бәйрәм Россиядә 15 ноябрьдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылышка туры килә. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-атлар Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар