Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы мәктәпләрендә күп балалы гаиләләрдәге балаларны бушлай ашатачаклар

Инвалид балаларга ике тапкыр туклану тәэмин ителәчәк.

Быел мәктәпләрдә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр түләүсез туклану белән тәэмин ителәчәк. Чаллыда бу 5,5 мең укучыга кагылачак.
Ике тапкыр кайнар ризык инвалид балаларга бирелә, ә бу 500 укучыга якын.
«Өч ел элек биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне генә бушлай ашаттылар, узган елда - дүрт һәм аннан да күбрәк, ә быел өч һәм аннан да күбрәк булачак», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев август педагогия конференциясенең пленар утырышында.
Исегезгә төшерәбез, башлангыч сыйныф укучылары шулай ук бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар