Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы предприятиеләре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр

Төп капиталга инвестицияләр күләме шәһәр икътисадының үсешен билгели торган күрсәткеч булып тора. Беренче яртыеллыкта кертелгән инвестицияләр күләме 19,8 млрд сум тәшкил итте, бу узган елдагыдан 9%ка артык. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.

Комплектлау әйберләре җитештерүне оештыруга юнәлдерелгән системалы чаралар кысаларында, шәһәр предприятиеләре Сәнәгатьне үстерү фондының 600 млн сум күләмендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен льготалы займнар алдылар.
Шәһәр предприятиеләре Моношәһәрләрне үстерү фонды белән дә актив эшли. Әйтик, “Челны Холод” компаниясе тарафыннан, Фонд займнарын җәлеп итеп, туңдырма цехының җитештерү куәтләрен киңәйтү буенча, барлыгы 1,3 млрд сумлык, масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Өстәмә рәвештә 23 яңа эш урыны булдырылачак.
Быел 4 компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проектында катнашкан. Барлыгы шундый 33 компания.
Яхшы нәтиҗәләр бар. Сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә «Чаллы икмәге» АҖ предприятиесендә кондитер әйберләре җитештерүне 31%ка арттырырга мөмкинлек туды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә