Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карары

№3045 16.06.2022 Башкарма комитетның «Сабан туе – 2022» татар халык бәйрәмен үткәрү көнендә Яр Чаллы шәһәренең җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү турында» 2022 елның 2 июнендәге 2829 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Региональ яки муниципальара, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне яисә вакытлыча туктатып торуны гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2013 елның 31 маендагы 372 номерлы карары, Шәһәр Советының 2007 елның 21 февралендәге 19/8 номерлы карары белән расланган Муниципаль хокукый актлар системасы турында нигезләмәнең 5.24 пункты нигезендә

К А Р А Р   Б И Р Ә М:

1. Башкарма комитетның «Сабан туе – 2022» татар халык бәйрәмен үткәрү көнендә Яр Чаллы шәһәренең җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү турында» 2022 елның 2 июнендәге 2829 номерлы карарына, 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

«1. 2022 елның 18 июнендә 07.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертергә:
 1)  Чулман проспекты буенча ике юнәлештә дә Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр автомобиль юлы участогында;
2) Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр автомобиль юлы участогында; 
3) Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр  автомобиль юлы участогында.».
2. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенә әлеге карарны «Челнинские известия», «Шәһри Чаллы» газеталарында бастырып чыгаруны, шулай ук «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һәм Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтларында урнаштыруны тәэмин итәргә. 
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы И.Н. Гайнуллинга йөкләргә.

Башкарма комитет җитәкчесе Ф.Ш. Салахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев