Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы спортчылары синхрон йөзү буенча Россия Кубогы җиңүчеләре булдылар

Санкт-Петербургта синхрон йөзү буенча Россия Кубогы тәмамланды.

 "Дельфин" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында әлеге ярышларда катнаштылар. Пьедесталның иң югары баскычына Чаллы спортчылары Татьяна Митрофанова һәм Артур Коршуновның катнаш дуэты күтәрелде. Катнаш программада җыелма команда көмеш медаль яулады, ирекле төркемдә бронза медальләр отты.Төбәкләр арасында узган дуэтларның техник программасында Анна Гордеева һәм Олеся Архипова, ирекле дуэтта Галина Лучшева һәм Татьяна Плотникова өченче урынны яуладылар. Россия Федерациясе субъектлары арасында иң яхшысы дип  Анна Гордеева чыгышы табылды. Спортчыларны тренерлар-укытучылар Юлия Белоглазова һәм Алинә Чурбанова әзерләде. Ярышларда Россиянең тугыз төбәгеннән 150дән артык спортчы көч сынашты. Чарада кунаклар сыйфатында Швейцария һәм Хорватия командалары катнашты.

 

http://nabchelny.ru/news/34527

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X