Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы югары уку йортларында быел бер урынга 50 гариза бирелгән

17 августта барлык боерыкларга да кул куелачак.

Бүген югары уку йортларында олимпиадалар нәтиҗәләре буенча керә торган абитуриентларны кабул итү турындагы боерыкларга кул куялар. Аннары БДИ нәтиҗәләре буенча уза торган төп абитуриентларны исәпләү булачак. 11 августка кадәр аларга укырга ризалык бирү турында гариза бирергә кирәк булачак.

17 августта - бюджет кабул итүнең йомгаклау датасы, бу көнне вузларга керү турында барлык боерыкларга да кул куелачак. КФУ һәм НГПУның Чаллы югары уку йортларында быел конкурс нәтиҗәләре буенча бер урынга 50 кешегә кадәр булган.
Мәсәлән, КФУның Чаллы филиалында иң популяр юнәлешләрдә 1 урынга 20дән 50гә кадәр кеше булган. Инде күп еллар абитуриентлар арасында әйдәп баручы урыннарны "Юриспруденция", "Экономика", "Менеджмент" алып тора. Шулай ук иң популярлар - "Программа инженериясе", "Мәгълүмат һәм исәпләү технологияләре", "Дизайн", "Төзелеш" юнәлешләре тора.
НГПУда абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләргә 1 урынга якынча 10 кеше дәгъва кыла. «Логопедия», «Чит тел һәм икенче чит тел», «Башлангыч һәм мәктәпкәчә белем», «Мәгариф психологиясе», «Тарих һәм җәмгыять белеме» кебек кебекләре аеруча да популяр санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев