Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 149 мең кеше пенсия ала, 129 мең граждан – яшь буенча пенсионерлар

Яр Чаллыда 149 мең кеше пенсия ала. Шуларның 129 меңе яшь буенча пенсионерлар.

Гомуми пенсиянең уртача күләме – 15 445 сум, яшь буенча пенсиянең күләме – 16 212 сум тәшкил итә. Бу хакта матбугат конференциясендә Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов хәбәр итте.
Пенсия фондында гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла дип искәртте спикер. Шулай ук, уңайлы булсын өчен, Пенсия фондында колл-үзәк эшли. Хәзер федераль колл-үзәк бар, аның номеры 8 800 600 00 00.

«Анда шалтыратырга һәм кирәкле консультацияне алырга була. Әгәр консультация шәхси мәгълүматларны таләп итә икән, алдан уйлап билгеләнгән “сер сүз”не кулланырга кирәк. Аны Дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә кирәк. “Сер сүз”не ПФРның шәхси кабинетында теркәргә һәм аннан соң шалтырату вакытында файдаланырга була. Шул чакта без сезнең шәхси мәгълүматларыгыз белән эшли алачакбыз. Мин барлык кешегә дә моны эшләргә киңәш итәр идем. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны раслауга килгәндә, бүген безнең шәһәрдә 16 банк онлайн режимда шәхси кабинетны раслау мөмкинлегенә ия. Әйтик, әгәр сез Сбербанк клиенты икән, сезгә «Сбербанк онлайн» мобиль кушымтасына керергә һәм шәхси кабинетны расларга кирәк. Сез онлайн режимда теркәләчәксез, ә дәүләт хезмәтләре порталында QR-кодларга да, шәхси кабинетның башка функцияләренә дә керү мөмкинлеге барлыкка киләчәк», - дип аңлатты Эдуард Фәттахов.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X