Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 21 июльдән опрессовканың бишенче этабына старт биреләчәк

Яр Чаллыда опрессовканың дүртенче этабы тәмамланды, чиратта – бишенчесе. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Гайнуллин Илдар хәбәр иткәнчә, опрессовканың бишенче этабы 21 июльдән 3 августка кадәр узачак.

12, 13, 33, 34, 35, 36, 37, 38, 39, 42, 44, 60, 62; 14, 32, 40, 41, 43 комплексларында кайнар су сүндерелеп торачак. Тулаем алганда, шәһәр буенча опрессовка инде 56% ка башкарылган. Шул ук вакытта беренче дүрт этап вакытында су белән тәэмин итү тоткарлыклары булмады.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев элек «КамгэсЗЯБ» котельныеннан кайнар су белән тәэмин ителгән кайбер объектларны «Татэнерго»АҖ филиалы җылылык челтәрләренә тоташтыруга игътибар итте. Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре торак йортлар, уку йортлары, балалар стоматология поликлиникасы һәм «Витязь» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе объектларын җылылык белән тәэмин итү өчен яңа җылылык трассаларын төзеделәр һәм үзгәртеп кордылар.

«Бюджет өлкәсе объектлары, торак йортлар альтернатив җылылык чыганакларына күчерелергә тиеш, - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. - Җылылык челтәрләренә тоташтыру буенча зур эш башкарылды. Техник мәсьәлә хәл ителде. Эстетик яктан мәсьәләне хәл итәргә кирәк – юл катламын торгызырга, тротуарларның булуын тикшерергә, төзекләндерү сорауларын карарга».

Моннан тыш, шәһәр мэры район башлыкларына кышка әзерлек җәйдән үк алып барыларга тиешлеген аңлатты - ишегалларын төзекләндерү буенча юл картасын эшләргә, үсемлекләр, куаклар, агачлар утырту урыннарын билгеләргә кирәк, чөнки көзгә, кышка әзерлек җәен үк башлана.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар опрессовка эшлекле дүшәмбе

2
X