Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Кузьмич Жеребцов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Михаил Кузьмич Башкортостан Республикасының Покровский районы Андреевка авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннары теплотехника техникумын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1954 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1957 елда өйләнә. 1971 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Михаил Кузьмич "Спецмонтаж"предприятиесендә кран заводы башлыгы булып эшләгән. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч онык һәм ике оныкчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев