Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Лазаревага 90 яшь тулды.

Сугыш елларында ул Аксубай бистәсендә эшли, 1950 елда педагогия училищесын тәмамлый, пенсиягә чыкканчы Яңа Чишмә районының Русская Волчия авылында укытучы булып хезмәт куя. 1986 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Анна Ивановна өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.

Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветеранны Үзәк районы администрциясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды. Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев